Казанга Россиянең сәламәтлек саклау министры килде

2012 елның 10 октябре, чәршәмбе
Бүген Казанга РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова килде. Шулай ук ТР башкаласына РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков килде.

“Казан” халыкара аэропортында делегация вәкилләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Эшлекле сәфәре кысаларында Вероника Скворцова инфекцион авыруларга профилактика ясау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча “Сәламәт яшәү рәвеше өчен” Беренче халыкара форумы ачылышында катнашачак, Универсиада авылында яңа медицина үзәгендә булачак, шулай ук республиканың медицина учреждениеләре вәкилләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International