ТР Икътисад министрлыгы: Татарстанда 300 мең үзмәшгуль бар

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгында төбәктә үзмәшгульләр санын атадылар. Бүгенге көндә 300 мең кеше исәпләнә.  Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин республикада 300 меңгә якын кеше “соры” бизнеста мәшгуль булуын әйтте. “Ел башында аена якынча 1 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлсә, хәзер соңгы айларда 5-6 мең кеше теркәлә. Әкренләп 60 мең санына җитәрбез”, - диде ул.

Хәзер республикада 37 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Аларның 83 проценты элек үз эшчәнлекләрен берничек тә теркәмәгән һәм салым түләмәгән булган. Үзмәшгульләр булып РФ гражданнары теркәлә ала. 37 мең кешенең 4 меңе күрше төбәкләрдән.

Рөстәм Сибгатуллин сүзләренчә, үзмәшгульлек аеруча транспортта пассажир ташучылар, матурлык индустриясе, туклану продуктлары һәм башка төрле хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә киң таралган.

Брифингта, илкүләм проект кысаларында, үзмәшгульләргә бизнес алып бару өчен шартлар яхшыруы турында да искәртелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International