Алексей Песошин булачак танкистларга: Училищеның традицияләрен баетырсыз дип ышанам

2019 елның 25 октябре, җомга

Казанның танк мәктәбе үз атамасын берничә тапкыр алыштырса да, аны тәмамлаучыларның һөнәри осталыгы һәрвакытта да югары булып калды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин училищены тәмамлаучыларга дипломнар һәм офицер дәрәҗәләре тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.

Чара тантаналы марш һәм Россия, Татарстан флагларын, училищеның сугышчан байрагын алып чыгу белән башланды. Уку йортын тәмамлаучылар һәм укытучыларны ТР Хөкүмәте исеменнән котлап, Алексей Песошин Казан югары танк команда училищесының бай тарихы булуын искәртте. “Уку йортының исемнәре алышынса да, аны тәмамлаучыларның югары һөнәри осталыгы үзгәрешсез калды”, - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы.

Югары белем турында документлар алганнан соң яшь офицерлар фуражкаларын салды һәм училище байрагы алдында тезләнде.

Училищены тәмамлаган яшь офицерларны коры җир гаскәрләре баш командующие урынбасары генерал-лейтенант Владимир Попов та тәбрик итте. Ул аларга РФ оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу исеменнән котлау сүзләрен ирештерде.

Тантана яшь офицерларның өч мәртәбә “Ура!” кычкыруы һәм салют белән төгәлләнде. Училищеның хәрби оркестры Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International