ТР Президенты яңа социаль ипотека йортына күчкән гаиләләрне котлады

2012 елның 13 октябре, шимбә
Бүген ТР Президенты Казанда Чистай урамындагы социаль ипотека программасы буенча төзелгән торак йортта булды.

Республика башлыгын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин озата барды.

Кунаклар йортның 18 нче катында урнашкан ике фатирны карадылар. Хуҗабикәләрнең берсе үз фатирының тәрәзәсеннән күренгән манзара белән уртаклашты. Гөлнара Шакирова бу йорттан 3 бүлмәле фатир алган, анда ул 5 кешедән торган гаиләсе белән гомер итәчәк.

Гөлнара Шакирова белән күршедә 2 бүлмәле фатирда Шәриповлар гаиләсе яши. Кунаклар аларга чәй эчәргә керделәр. Әңгәмә вакытында Илшат һәм Гөлфия бу фатирны 14 ел көткәнлекләрен сөйләделәр. Бу вакытта алар 13 һәм 7 яшьлек кызлары белән Химиклар урамындагы тулай торакта яшәгәннәр.

Рөстәм Миңнеханов үзе фатирларында булган 2 гаиләгә телевизор бүләк итте һәм тынычлыкта, иминлектә яшәүләрен теләде.

Соңыннан республика Президенты һәм шәһәр мэры йорт янында 2 балан утыртты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International