ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Бүген Татарстан үзен тулы күләмдә төп азык-төлек белән тәэмин итә

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендәге вазгыяь турында бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан үзен тулы күләмдә төп азык-төлек белән тәэмин итә.

Бүген Татарстанда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең якынча 1 мең предприятиесе исәпләнә.

Марат Җәббаров быел республикада эшкәртү предприятиеләренең яңаларын төзү һәм искеләрен яңарту буенча чаралар комплексы уздырылды, дип искә алды. Аерым алганда, Казан сөт комбинаты, “Карлы” ит йорты” (Буа районы), “Чаллы-бройлер”, “Казан 3 нче икмәк заводы”, “Акульчев” (Чаллы), “Азбука сыра” (Мамадыш), шулай ук Татпотребсоюзның 17 предприятиесе җитештерү куәтләрен арттырды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, Татарстан Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында азык-төлек товарларына бәяләрнең түбән булуы ягыннан әйдәп баручы позицияләрне били. “Ак май, каймак, он, карабодай ярмасы – беренче, сыер ите, пастеризацияләнгән сөт, сыр – икенче, кишер – өченче урында”, - диде ул.

“Сәүдә – ул беренче чиратта, цифрлы технологияләр, интернет-сәүдә үсеше. Бу тармакның үсеше өчен җитәрлек потенциал бар”, -дип билгеләде Алексей Песошин һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу юнәлештә ТР мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итүне тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International