Менделеевск шәһәре Советы депутаты итеп сайлангач, һәм ТР Сайлау кодексының 120 мәддәсенең 1 нче пункты нигезендә район Советы депутатлары Игорь Приваловның район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан китүе турындагы гаризасын канәгатьләндерделәр.
Менделеевск районы Уставының 38 нче мәддәсе нигезендә район башлыгы депутатлар арасыннан сайлана. Бу мәсьәлә буенча ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады, ул сайлауларны яхшы оештырган өчен, район активына рәхмәтен белдерде.
“Бөтен округларда да күп сайлаучыларның килүе мөһим, - диде ул. – “Бердәм Россия” кандидатлары ышандырырлык җиңү яуладылар. Димәк, районда яхшы команда оешкан. Бүген депутатларга җаваплы карар кылырга кирәк – район җитәкчесен сайларга. ТР Президенты кушуы буенча, район башлыгы һәм район Советы рәисе вазыйфасына Игроь Приваловны тәкъдим итәм” .
Утырышта 9 ай дәвамында район Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгәндә, Игорь Приваловның үзен принципиаль, таләпчән, катлаулы мәсьәләләрдән курыкмый торган кеше итеп күрсәтә алуы билгеләнде. 2012 нче елда бик күп эш башкарылган. Район республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруда актив катнашкан.
И.Приваловны хуплап, район советы депутаты, “Л.Карпов исемендәге химзавод” генераль директоры Д.Шәмсин чыгыш ясады.
Депутатлар тәкъдим ителгән кандидат өчен тавыш бирделәр.
Игорь Привалов ант бирде һәм күрсәткән ышанычлары өчен, депутатларга һәм Менделеевск халкына рәхмәтен белдерде.
Яңа район җитәкчесе аерым рәхмәт сүзләрен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, Илдар Халиков йөзендә ТР Хөкүмәтенә әйтте.
“Муниципаль берәмлек җитәкчесе вазыйфасын, беренче чиратта, безнең халык алдында зур җаваплылык буларак кабул итәм. Сезнең ышанычны аклар өчен, барын да эшләрмен”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.