ТР Премьер-министры Федерация Советының вакытлы комиссиясе утырышында катнашты

2012 елның 23 октябре, сишәмбе
Бүген Самарада РФнең Бөтендөнья сәүдә оешмасында һәм Таможня берлегендә катнашуы мониторингы буенча Федерация Советы вакытлы комиссиясенең күчмә утырышы булды. Самара филармониясендә пленар утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Шулай ук Татарстан исеменнән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев катнашты.



Утырышны ачканда, Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү темасы катлаулы, сизгер булуын һәм күп очракта популяр булмавын билгеләде. “Бүгенге утырыш безнең икътисадка Бөтендөнья сәүдә оешмасында вәкил булу шартларына тизрәк ияләнергә, оешма бирә торган өстенлекләрне алырга ярдәм итәр, дип өметләнәм”, - диде М.Бабич.

РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко беренче чираттагы бурычлар рәтендә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартлары турында киң катлам мәгълүмат бирүне атады. Спикер сүзләренчә, предприятиенең һәр җитәкчесе аңа Россиянең бөтендөнья сәүдә оешмасында вәкил булуы нинди өстенлекләр һәм кыенлыклар алып килүен белергә тиеш.

Валентина Матвиенко фикеренчә, безнең ил җитештерүчеләрен саклау һәм аларга ярдәм итү чаралары федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә тормышка ашырылырга тиеш.

“Предприятие җитәкчеләре үзләре компанияләренең конкурентлы булу мөмкинлекләрен арттыру ысулларын уйларга тиешләр”, - дип саный Федерация Советы рәисе.

Валентина Матвиенко билгеләвенчә, Бөтендөнья сәүдә оешмасының нормаларын һәм кагыйдәләрен дөрес файдалану Россия җитештерүчеләре өчен яңа мөмкинлекләр ача ала.

Валентина Матвиенко Россия парламентында карала торган һәм илнең икътисады нәтиҗәсен арттырырга ярдәм итәргә тиешле закон проектлары турында хәбәр итте.

Утырышта Россия икътисадына ярдәм итү чаралары турында тәкъдимнәр белән шулай ук Россиянең бер төркем төбәкләре – Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International