Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов мөселман руханилары җитәкчеләрен Корбан бәйрәме белән котлады
2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинне; Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинне; Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәезне Корбан бәйрәме белән котлады.
“Мөселман өммәтенең иң сөекле бәйрәмнәреннән берсе – Корбан бәйрәме – Ислам әһеленең миһербан-мәрхәмәткә, якыннарына һәм мохтаҗларга ярдәм итүгә омтылуын гәүдәләндерә. Нәкъ менә шушы гомумкешелек идеаллары, Исламның хак кыйммәтләре һәрбер мөэмин өчен тормыш юлында әхлакый маяк булырга һәм илебез гражданнарына күпмилләтле һәм күпконфессияле тату җәмгыять төзергә булышырга тиеш.”, - диелә Рөстәм Миңнехановның мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдингә җибәргән котлавында.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне бәйрәм белән котлап, республика башлыгы: “Гасырлар кичеп тә югалмаган бу борынгы йола күңелләребезне шәфкать һәм мәрхәмәт нуры белән яктырта, шөкерана кылып, мохтаҗларга ярдәм кулы сузып яшәргә өйрәтә. Корбан бәйрәме дөньяның үзе кебек үк борынгы хакыйкатьне хәтеребезгә төшерә: малы күп булган түгел, якыннары белән бүлешкән кеше генә чынлап бай була”, - дип билгеләп үтә.
“Бәйрәм мөбарәк, шатлыгы уртак булсын дигән теләктә калам, һәм Татарстанда Ислам дине әһелләренең милли-әхлакый күтәрелеш, тынычлыкны, үзара аңлашып тату яшәүне ныгыту, яшь буынга тәрбия бирү юнәлешендә актив эш алып барулары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Гаять мөһим һәм хәерле бу эш киләчәктә дә дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм ”, – дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов үзенең Илдус хәзрәт Фәезгә җибәргән телеграммасында.
ТР Президентының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз