Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда ТКХ хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына карата халык шикаятьләре 40 процентка арткан
2012 елның 3 ноябре, шимбә
Бүген ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм аны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларны тәнкыйть утында тотты.
“Безнең ТКХ тармагында җитди проблемаларыбыз бар. Хакимият органнары адресына әлеге мәсьәләләр буенча халыктан күпсанлы шикаятьләр килеп ирешә. Аларның саны 40 процентка арткан. Вәзгыять аралаш субсидияләүдән киткәч тагын да кискенләште”, - диде ул.
Республика башлыгы шулай ук халыкка аңлату эшләренең җитеп бетмәвен билгеләп үтте һәм ММЧ, муниципаль берәмлек, министрлык һәм ведомство башлыкларын бу эштә актив катнашуын сорады.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов торак структураларының еш кына гражданнар мөрәҗәгатьләренә колак салмавын, кешеләргә битарафлык күрсәтүен, ахыр чиктә моның бу структураларга шикаятьләр санының үсүенә китерүен билгеләп үте.
“Торак-коммуналь хезмәтләр – гражданнар чыгымнарының иң күләмлесе. Моңа берничек тә салкын карарга ярамый. Моннан тыш, бу безнең халыкның яшәү мохите. Җылы су, җылылык, чүп чыгару халык кәефендә чагылыш таба. Счетлар килә, ә хезмәтләр җиренә җиткереп күрсәтелми. Тәртип урнаштыру һәм бу юнәлештә эшләүче хезмәткәрләрдә җаваплылык хисе уяту зарур. Моңа безнең көчебез дә, чараларыбыз һәм вәкаләтләребез дә җитәрлек”, - дип ассызыклый Президент.
Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшне җанландыруга 10 көн вакыт бирде. “Прокуратура катнашы белән барлык нәрсәне дә тикшерәчәкбез: поставщиклар белән мөнәсәбәтләрне, субсидияләр буенча эш куелышын, шикаятьләр буенча эшне дә. Эшебез нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәте утырышын уздырачакбыз”, - дип хәбәр итте ул.
Сүзен йомгаклап, республика җитәкчесе тарифлар хезмәтенә, хезмәтләр поставщиклары өстеннән һәм бәяләр билгеләү буенча төгәл күзәтчелек алып барырга боерды. “Хезмәтләргә тарифлар уртача республика күрсәткечләреннән югарырак булган җирләрдә технологик карарлар кирәк”, - диде ул.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз