Кунаклар ИТ-парк бизнес-инкубаторында нәтиҗәле проектлар белән танышты, биредә делегация әгъзаларына электрон документ әйләнеше һәм электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре системасы белән таныштырдылар. Роман Шәйхетдинов сөйләвенчә, хәзерге вакытта Татарстанда 140 дәүләт хезмәте электрон рәвешкә китерелгән, ай саен алардан 1,7 миллион тапкыр кулланалар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.