Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан инвестицияләр өчен ачык
2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
“Татарстан инвестицияләр өчен ачык һәм республика территориясендә проектларын гамәлгә ашырырга теләк белдергән компанияләргә, инвесторларга максималь ярдәм күрсәтергә әзер”. Лондондагы Investment Opportunities in Tatarstan бизнес-форумында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Investment Opportunities in Tatarstan форумын CNBC компаниясе ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә оештырды. Аның максаты – Татарстанның дөньяда инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, төбәкнең инвестиция потенциалын халыкара бизнес җәмәгатьчелегенә презентацияләү.
Форумда катнашучылар алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов презентацияне оештыручыларга, Татарстанның инвестицион-икътисади потенциалы белән кызыксынган Бөекбританиянең эшлекле даирә вәкилләренә рәхмәт белдерде. Татарстан башлыгы аерым рәхмәт сүзләрен сәфәрне оештыруда ярдәм иткән Россиянең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенкога җиткерде. “Бүген Татарстанда бизнесны уңайлы итеп алып бару өчен барлык шартлар тудырылган, заманча сәнәгый мәйданнарны, индустриаль паркларны, бизнес-процесслар аутсорсинг үзәкләрен үстерү буенча актив эш бара”, -дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген республикада инвесторлар белән хезмәттәшлек итү өчен заманча инфраструктуралы технопарклар челтәре (IT-парк, “Химград” технополисы, “Идея” технопаркы), бизнес-инкубаторлар, әйдәп баручы белем бирү, фәнни-тикшеренү учреждениеләре бар. Президент “Алабуга”МИЗының аеруча танылуын, биредә резидент-компанияләр өчен әзер сәнәгать, инженерлык, таможня һәм транспорт инфраструктурасы булдырылуы хакында сөйләде. Шулай ук бүген Татарстанда РФ Хөкүмәте булышлыгы белән “Смарт-Сити Казан” һәм “Иннополис” инновацияле иярчен шәһәре проектларының гамәлгә ашырылуына тукталды. Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” проектының күптән түгел МИЗ статусын алуын да җиткерде.
“Татарстан террииториясендә дөньяның күп кенә әйдәп баручы компанияләре актив эшли, эре социаль-икътисади проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук үз чыгышында якын елларда Татарстанда узачак халыкара масштабтагы чараларга (2013 елгы Казан Универсиадасы, спортның су төрләре буенча 2015 елда узачак дөнья чемпионаты, 2018 елдагы футбол буенча дөнья беренчелеге һ.б.) тукталып узды.
Форум эшендә ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов, Айрат Нуретдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Алабуга” МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һ.б. катнашты.
Бизнес-форум соңында SMART City Kazan проектын гамәлгә ашыру кысаларында халыкара күргәзмәләр һәм конференцияләр үзәген төзү буенча “ТР Үсеш корпорациясе” ААҖ белән “Стратеджик Маркетинг энд Эксибишнз” компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.
Белешмә өчен: 2011 ел йомгаклары буенча Ernst&Young компаниясе һәм Forbes басмасы Татарстанны бизнесны алып бару өчен иң яхшы төбәк буларак билгеләп үтте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз