Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
15 ноябрьдә Казанда "Парковка" исемле айлык башлана
2012 елның 9 ноябре, җомга
Казанда хәзерге вакытта паркинглар төзү буенча эш алып барыла: 2006 елдан бирле 38 җир участогы шушы максатларга бүлеп бирелгән, тагын 20 участок паркинг төзү ихтималына дип каралган. Инвесторларны җәлеп итү максатында, ә бу бизнес “озын акчалы” санала, алар өчен салымнар минилаь дәрәҗәгә калдырып киметеп түли, муниципаль җир һәм ЕНДВ салымнарыннан азат ителгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, Универсиадага кадәр Казанда 6 мең машина урынына исәпләнгән 12 парковка беренче чиратта төзелергә тиеш.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров рәислегендә барган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында Казан каласы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин шулай дип ачыклык кертте. Хәзерге вакытта республика башкаласында Батурин/Маркс, урамнары чатында, метроның “Кремль” станциясендә, “Кольцо” сәүдә үзәге янында күп катлы 3 паркинг эшли, тагын 7сен ел ахырына кадәр сафка бастыру планлаштырыла: Оренбург трактында, Островский/Пушкин, Челюскин/Беломорская, Астрономия/Профсоюз, Профсоюз/Кави Нәҗми, Чистай (“Татнефть-арена” янында) урамнарында, вокзал алды мәйданында. Нәтиҗәдә, шуларда барлыгы 3 мең машина калдыру мөмкин булачак. Метрополитенның “Кремль”, “Горки”, “Тукай мәйданы”, “Авиатөзелеш” станцияләре янында барлыгы 500 машина калдыру урыннары бар, ләкин “Җиңү проспекты” станциясе яны территориясендә аны төзү проблемалы, диде ул. Болардан тыш, торак массивларда күп катлы паркинглар, “Мега”, “Корстон”, “Тандем”, “XL”, “Сувар-Плаза”, “Ашан” кебек сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре янында машина куеп калдыру урыннары каралган. Җыеп кына әйткәндә, Казан Универсиадага кадәр үзәкне 5,5 мең машиналык паркинг, стоянка белән тәэмин итәргә планлаштыра, диде Р.Нигъмәтуллин.
Республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, халык паркинглар турында мәгълүматлы түгел, дигәч, комиссия утырышында башкала парковкаларының теләсә кем таныша алырлык белешмәләр базасы булдырылу зарурияте кузгатылды. Җыеп кына әйткәндә, онлайн режимында эшли торган электрон мәгълүмат базасы булдыру, аны кесә телефоны ярдәмендә теләсә кайсы урында карап булу мөмкинлеге ярашлы, диелде. Автомольчеләр, автомәктәпләргә бәйле иҗтимагый һ.б. оешмалар вәкилләреннән исә мондый тәкъдимнәр бирелде: автомәктәпләрдә зачет биргәндә Казан парковкаларының кайдалыгын күрсәтә-әйтә белү таләбен кертергә, шуның өчен алар турында алдан 10 минутлык фильм төшереп, курсантларга күрсәтергә, парковка схемалары ясалган буклетлар таратырга, парковкалар янына зур таблолар беркетеп, аларда күпме буш урын калганы күрсәтелерлек итеп эшне оештырырга һ.б.
Республика комиссия рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров игълан иткәнчә, 15 ноябрьдән “Парковка” айлыгы үткәрергә, шуңа массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләрнең иҗтимагый оешмалары, аеруча Россия автомобильчеләре җәмгыятьләренең җирле вәкилләрен, волонтерларны җәлеп итәргә кирәк булачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз