Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Алабуга" МИЗ Күзәтүчеләр советы махсус икътисадый зона резиденты булырга дәгъва кылучы дүрт проектны карады
2012 елның 11 ноябре, якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты – Күзәтчелек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советы утырышын үткәрде. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып, Татарстан Республикасы территориясендә тагын бер махсус икътисади зона “Иннополис” пәйда булды дип искәртте. “Иннополис” МИЗ Татарстанның Югары Ослан һәм Лаеш районнарында төзү планлаштырыла.
Р.Миңнеханов белдергәнчә, МИЗ резиденты статусына дәгъва белдерүче 4 проект каралачак.
Беренче итеп “Алабуга” МИЗ территориясендә “Форд Соллерс Алабуга” ҖЧҖ һәм башка җитештерүчеләр өчен җиңел автомобильләр металл компонентлары җитештерүне оештыру буенча “Джошкуноз Алабуга” ҖЧҖ проекты тәкъдим ителде. “Джошкуноз Алабуга” ҖЧҖ Төркиянең “Джошкуноз Холдинг” холдингы тарафыннан оештырылган, ул базарда 60 ел хезмәт куя. “Джошкуноз”ның клиентлары – “Форд”, “Фиат”, “Тойота”, “Фольксваген” һ.б.
Икенче проект – “Алабуга” МИЗ территориясендә пластмасс эшләнмәләрне җитештерүне оештыру. Проектның инициаторы – “Бытпласт” ҖЧҖ, ул 2000 елда Мәскәүдә гамәлгә куелган. Проектта –“Алабуга” МИЗ территориясендә аш бүлмәсе һ.б. өчен пластмасс эшләнмәләр җитештерү каралган. “Түбән Кама Нефтехим” ҖЧҖ чималын файдалану күздә тотыла.
Утырышта катнашучылар шулай ук гигиена продукциясе җитештерүне оештыру буенча “Хайджин Текнолоджиз” ҖЧҖ проектын карадылар. Компания Россиянең әйдәп баручы җитештерүчеләренең берсе, 2011 елның языннан алып шәхси гигиена чаралары җитештерү буенча халыкара холдинг составына кергән.
Соңгы проект буларак, “Черкизово” төркеме тәкъдим иткән “Алабуга” МИЗ территориясендә ит продукциясе производствосын оештыру каралды. Элек чит ил чималы кулланылачак, аннары Татарстан Республикасыннан җирле чималга күчү күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов утырышта тәкъдим ителән проектларга уңай бәя бирде.
Гомумән алганда, ТР Президенты билгеләп үткәнчә, проектлар “Алабуга” махсус икътисади зонасы үсешенә этәргеч булачак. Моннан тыш яңа резидентлар федераль һәм төбәк бюджетына салым күләмен арттырачак.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советы утырышында каралган проектлар ноябрьдә РФ Икътисади үсеш министрлыгы каршындагы сәнәгать махсус икътисади зоналары буенча эксперт советы утырышында тәкъдим итү көтелә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз