Рөстәм Миңнеханов: "Эшләгән эшебез үз-үзләренә таяна ала торган кешеләр категориясе барлыкка килүгә юнәлгән"

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
Финанс хезмәтләренең үтемлелеген күтәрү өчен кирәкле фактор буларак финанс инновацияләре:глобаль үсеш шартларында Россия өчен мөмкинлекләр. Бүген “Корстон”да әнә шул хакта фикер алыштылар. Биредә “Һәркем өчен үтемле финанслар. Финанс системасының социаль җаваплылыктагы үсешен ничек тәэмин итәргә?” дигән XI илкүләм конференция ачылды. Конференцияне ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Микрофинанс базары катнашучыларының илкүләм партнерлыгы (НАУМИР) президенты Михаил Мамута катнашында узды. Ике көнгә исәпләнгән конференция эшендә дөньяның 14 иленнән финансистлар катнаша.

Микрофинанслау өлкәсенә кагылышлы әлеге конференция 2002 елдан бирле моңарчы гел Мәскәүдә уздырылып килгән. Бу юлы аны үткәрү урыны итеп Татарстан башкаласының сайлануын Михаил Мамута сәламләү чыгышында бик теләп аңлатты. “Казан, билгеле, очраклы гына сайланмады. Татарстан Россия төбәкләре арасында соңгы вакытларда күп мәсьәләләрдә лидер, шул исәптән инновацияләр, IT-инновацияләр өлкәсендә дә. Биредә кече бизнес үсешенә дә зур игътибар бирелә. Ә финанс үтемлелеге дигәндә сизелерлек дәрәҗәдә инновацияләр күздә тотыла. Кече бизнес үсешен дә инновацияләрдән башка күзаллап булмый”, - дип ассызыклады ул. Михаил Мамута әлеге чараны оештыруда теләктәшлек күрсәткән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Хөкүмәтенә, ТР Икътисад министрлыгына рәхмәт белдерде.

Финанс хезмәтләренең эшмәкәрләр һәм халыкның киң катламы өчен үтемлелеген күтәрү - быелгы конференциядә күтәрелүче үзәк темаларның берсе. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларны сәламләү чыгышында финанс хезмәтләренең бизнес өчен үтемлелеген тәэмин итү безнең мөһим бурыч, моңа максималь булышлык күрсәтергә тиешбез, дип ассызыклады. “Кече һәм урта бизнестан башка урта сыйныфны формалаштырып булмаячак. Башкара торган эшләребезнең барысы да үз-үзен тәэмин итә торган, прогрессив категория барлыкка килсен өчен эшләнә”, - ди ул. ТР Президенты ассызыклаганча, бүген республикада кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлеше якынча 25 процент тәшкил итә. Якындагы 5-7 елда аның республика икътисадындагы өлешен ике тапкырга арттыру ниятләнә. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда моңа ирешү өчен инфраструктура үсешенә зур игътибар бирелүен искәртеп узды. “Алабуга”, Иннополис” махсус икътисади зоналары, “Химград” технополисы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, инвестиция-венчур фондлары һ.б. әнә шундыйлардан. Президент бу ел азагына кадәр сафка басачак “Агропромпарк”ның авылда кече бизнесны үстерү максатына хезмәт итүче проект булуын да ассызыклады. Аның аңлатуынча, авыл җирендә кече бизнес, фермер хуҗалыклары еш кына үзләре җитештергән продукцияне базарга чыгару белән бәйле проблемалар алдында кала. “Агропромпарк” аларга базарларга турыдан-туры чыгу мөмкинлеге бирә.

Рөстәм Миңнеханов финанс хезмәтләренең кече һәм урта бизнеска үтемлелеге мәсьәләсенә тукталып, Казанда 2002 елда беренче шәхси микрофинанслау оешмасының төзелүен искә төшереп үтте. Бүген исә республикада 75 микрофинанс оешмасы, 263 кредит кооперативы эшләп килә. Агымдагы елның беренче яртысында кече һәм урта бизнеска микрозайм бирү якынча 40 процентка үскән.

“Соңгы вакытларда без авыл җирләрендәге шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә зур игътибар бирәбез. Федераль Хөкүмәт ярдәмен дә исәпкә алып, 2006 елдан бирле республикада ярдәм программалары кысаларында 94 мең шәхси хуҗалык 20,7 млрд сумлык ярдәм алды”, -ди ул. Президент шулай ук “Лизинг-грант” программасының эшмәкәрләргә зур ярдәм булуын искәртте. Узган ел ТР Инвестиция-венчур фонды тарафыннан 450 млн сумга 109 проект финанслануына тукталып, старт-ап компанияләргә ярдәм итү зарурлыгын да белдерде. Гомумән алганда, ул уңышлы эшләү өчен бизнесны алып бару ягыннан да, юридик яктан да грамоталылыкның иң кирәкле шарт булуын

Соңгы еллардагы тенденция күрсәткәнчә, финанс хезмәтләренең үтемлелегенең нәтиҗәлелеген тулаем алганда финанс тотрыклылыгы үсешеннән башка күзаллау мөмкин түгел. Бүгенге конференциядә ясаган чыгышында Бөтендөнья банкы каршындагы CGAP (хокукый һәм тикшеренү) үзәге вәкиле Тимоти Лайман шулай дип раслый. Аның аңлатуынча, финанс тотрыклылыгыннан башка гына финанс үтемлелелеге рискларның үсешенә китерәчәк, ә финанс үтемлелеген игътибардан читтә калдырып финанс тотрыклылыгына омтылу торгынлыкка китерәчәк.

Микрофинанслау мәсьәләләренә багышланган быелгы конференциядә аерым алганда, микрофинанслауның социаль әһәмияте, банкларның микрокредитлавы, базарны дәүләт тарафыннан көйләү тенденцияләре һ.б. мәсьәләләр күтәреләчәк. Конференция эше пленар сессияләр белән генә чикләнмичә, “түгәрәк өстәл”ләр, дебатлар белән үрелеп барачак.

Агымдагы елның декабреннән Россия G20 мөһим халыкара берләшмәсендә рәислек вазифасына керешәчәк. Әлеге оешма финанс хезмәтләренең үтемлелеген күтәрүне төп приоритетларының берсе дип игълан иткән иде. Шуңа күрә быелгы конференция G20тарафыннан төзелгән махсус орган - Финанс үтемлелеге өчен глобаль партнерлык яклавында уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International