Рөстәм Миңнеханов студент кампусларын тәртипкә китерү заруриятенә дә басым ясады. “Технологик университет белән яңа кампус булдыру проекты бар. Бу тормышка ашарлык мәсьәлә”, - ди ул.
Президент махсус урта уку йортларына да җитди игътибар юнәлтелергә тиешлеген ассызыклый. Аның фикеренчә, аны тәмамлаган белгечләр эшкә урнашу ягыннан кимсенү тоярга тиеш түгел. Бу фикерен ул, залда утырган Яр Чаллы студентларының берсе, мәктәпкә эшкә урнашырга килгәч, мәктәп директорының аны “югары уку йортына бар” дип кире борып җибәрүе турындагы зарына карата җиткерде. “Педучилище тәмамлаган укытучы, киресенчә, мөгаллимлек эшенең бөтен нечкәлекләрен белә бит ул”, - дип шәрехли Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе вузларда интернетка керү мөмкинлеген булдыру фикерен хуплады. “Студентын интернет челтәренә дә тоташтыра алмаган вуз була мени инде? Уку йорты диварлары эчендә генә дә түгел, янәшә-тирәдә дә бөтендөнья мәгълүмат пәрәвезенә тоташа алырлык нокталар булырга тиеш. Провайдерларны җыеп киңәшергә, бәяләрне дә сөйләшергә кирәк. Университетлар һәм махсус урта уку йортлары Wi-Fi һәм башка системаларга белән җиһазланган булырга тиеш”, - дип ассызыклады рөстәм Миңнеханов.
Чит ил студентларына килгәндә, Президент Казанның аларны әзерләү буенча махсус куәтле үзәк булырга тиешлегенә басым ясады. Аның фикеренчә, чит ил студентлары Татарстанда үзен иркен хис итә алырга тиеш. Бу мәсьәлә белән Казан мэры урынбасарларының берсе шөгыльләнергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан соң “ТР Студентлар лигасы” оешмасы активистларына Рәхмәт хатларын тапшырды.