Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Гимнастика үзәге ачылды
2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Бүген Казанда спорт дөньясында ике тантана билгеләп үтелә, шул уңайдан, Гимнастика үзәге абруйлы кунакларны кабул итте. Сөенечле вакыйгаларның беренчесе, илдә бүтән тиңнәре булмаган Гимнастика үзәгенең рәсми төстә ачылышы булса, икенчесе, шушы үзәктә 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк нәфис гимнастика буенча Россия чемпионаты һәм Кубогы ярышларының тантаналы ачылышы белән бәйле. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Сергеева, Россиянең атказанган тренеры, Халыкара федерациянең техник комитет президенты Наталья Кузьмина, Гимнастика үзәге директоры Лилия Шәфиева катнашты.
“Бүген Россия спорты тарихында - үзенчәлекле вакыйга. Гомуми мәйданы 20 мең квадрат метр булган мәһабәт спорт комплексы үз ишекләрен ачып җибәрә. Универсиада алдыннан биредә тәүге дәрәҗәле ярышлар үткәрелә”, - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны. Ирина Винер-Усманова исә, үз чиратында, Россия гимнасткаларының дөнья күләмендә иң көчле булып танылулары уңаеннан, үзен бик бәхетле тоюын белдерде. “Олимпиадада безнең гимнастика осталарының өметләребезне аклап, без фаразлаган барлык медальләрне отуы бик куандыра. Бу Олимпия уеннарында соңгы медальләр иде һәм без аларны кулыбызга төшердек. Безнең өчен ил көч биреп торды һәм без моны булдырдык”, - диде.
Ачылыш тантанасында нәфис гимнастика буенча ил горурлыгы булган гүзәл затларга: күп тапкыр Ауропа һәм дөнья чемпионы, нәфис гимнастика буенча 2008 һәм 2012 елларда аерым ярышта Олимпия чемпионы исемен яулаган Евгения Канаева, спорт карьерасын 2008 нче елда төгәлләгән Россиянең атказанган спорт мастеры Татьяна Горбунова, 2012 нче Олимпия уеннарының көмеш призеры Дарья Дмитриева, нәфис гимнастика буенча I Олимпия яшүсмерләр уеннарының абсолют чемпионкасы Александра Меркулова, 2012 нче елгы Олимпиаданың төркемле көрәштә чемпионкасы Ульяна Донскова һәм башкаларга да сүз бирелде. Аларның һәммәсенә истәлеккә чәчәк бәйләме һәм картина бүләк ителде. Гимнастика йолдызлары Татарстан Президентына мондый җылы кабул итү өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Төркемле күнегүләр буенча ярышларда илнең 30 төбәгеннән 6 шар кешедән торган 32 команда чыгыш ясый. Россия Кубогын уйнатуда 13 гимнастка катнаша. Россия чемпионатында төркемле күнегүләрдә Татарстан данын республика җыелма командасын тәшкил итүче Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясе студенткалары яклаячак. Команданы Россиянең атказанган тренеры Валентина Иваницкая әзерләгән.
Гимнастика үзәге составы һәм җиһазланышы ягыннан Ауропа күләмендә иң югары дәрәҗәдәге спорт объекты. Универсиададан соң ул Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең, шулай ук Казан балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренең уку-тренерлык базасына әвереләчәк. Биредә шулай ук Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы да шөгыльләнер дип көтелә.
Әйтергә кирәк,спорт ярышлар белән беррәттән, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” эшенең дә нәфис гимнастика буенча чаралар үткәрүдәге әзерлеге сыналачак. Ярышларны тамаша кылырга теләүчеләр өчен www.kassir-kazan2013.ru сайтында хәзердән үк, Универсиада 2013 спорт программасы тарафыннан каралган билетларга заказ бирергә була. Аларның бәясе 240 сумнан 300 сумга кадәр тибрәлә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз