Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Яңа Чишмәдә яңа бассейн ачты
2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә муниципаль районында булды, анда ул Яңа Шишмә авылында яңа спорт объекты – “Жемчужина” йөзү бассейны ачылышы тантанасында катнашты.
15 меңнән артык халкы булган (аларның 5 меңе район үзәгендә яши) район өчен бассейн ачылышы - әһәмиятле һәм көтеп алынган вакыйга. Яңа Чишмә районы ДЮСШ җитәкчесе Ольга Быкова сөйләвенчә, аны төзү турында карар җирле халыкның соравы буенча кабул ителгән. Объект бер ел эчендә төзелгән, аның бәясе – якынча 150 миллион сум. Төп чыгымнарны “Татнефть” компаниясе үз өстенә алган, кайбер өлешен – ТР Хөкүмәте.
О.Быкова сүзләренчә, объектны яшәтүгә чыгымнарның 50 процентын муниципаль бюджет үз өстенә ала. Калган 50 процентын коммерцияле эшчәнлек хисабына тәэмин итү планлаштырыла. Балалар һәм олылар өчен ике бассейннан тыш, монда стоматология, медицина һәм массаж кабинетлары, сауна, кер юуу урыны, бильярд өчен зал бар. Бассейн сәгатенә 50 кешене кабул итә ала (36 - олылыр һәм 14 - балалар).
Тантаналы чарада чыгыш ясаганда, ТР Президенты бүген спорт комплексларының бөтен республика буйлап ачылуын билгеләде. “Без 10 көн элек Түбән Камада булдык, ясалма кыр һәм уен мәйданчыклары белән урам спорт комплексын карадык. Бер елдан без һәр шәһәрдә һәм районда шундый бер комплекс төзиячәкбез, дип уйлыйм. Милләт сәламәтлеге – ул төп бурыч”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук бу юнәлештә эшнең сизелерлек нәтиҗә бирүен билгеләде.
ТР Президенты яңа бассейн Яңа Чишмәдә үз районын гына түгел, ә Татарстанны һәм Россияне танытырлык спортсменнар тәрбияләргә ярдәм итәр, дигән өметен белдерде.
Бүләк буларак, Рөстәм Миңнеханов “Жемчужина”га кирәкле җаиһазлар алу өчен, 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Соңыннан ТР Президенты һәм тантанада катнашучылар яңа объектны карадылар. Бильярд залында Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов партия уйнап алдылар. Соңыннан кунаклар бассейнны карадылар, анда синхрон йөзү буенча балалар командасыннан яшь спортсменкаларның чыгышларын күзәттеләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз