Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: "Иң мөһим мәсьәлә - торакны вакытында тапшыру"
2012 елның 17 ноябре, шимбә
ТРда бүгенгә 1 миллион 917 мең кв.метр фатир сафка бастырылган, бу еллык биремнең 77 процентын тәкшкил итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерелде. Чара видеоконференция режимында үтте.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, 16 муниципаль берәмлек торакны сафка бастыру буенча планны тулы күләмдә башкарган (Әгерҗе, Аксубай, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч һ.б.).
20 муниципаль берәмлектә еллык бирем 80 проценттан артык күләмдә башкарылган. Алардан 11ндә еллык план 90 проценттан артык күләмдә үтәлгән (Әтнә, Әлки, Актаныш, Мөслим һ.б.). Калган вакыт эчендә тагын 562 мең кв.метр торак төзергә һәм сафка бастырырга кирәк.
2012 нче ел социаль ипотека программасына караган 23 төзелә торган йорт буенча хәл түбәндәгечә: 21 объект - төзелеп бетү стадиясендә, 2 объект - югары әзерлек стадиясендә.
Республикада 696 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 101 йорт төзелеше дәвам итә.
Сафка бастырыласы булган 41 күпфатирлы инвестицион торак йортларның 37се - югары әзерлек стадиясендә, уртача әзерлек стадиясендә – 4 йорт.
Аз катлы төзелеш, шул исәптән индивидуаль торак төзелеше, программасының республика буенча 1 мең 194 объекттан 731е югары әзерлек дәрәҗәсендә, уртача – 345 йорт, түбән – 118 йорт.
Торакны сафка бастыру буенча вәзгыять иң катлаулы булган районнарның җитәкчеләре Илдар Халиковка видеоконференцэлемтә ярдәмендә сораулар якын арада чишеләчәген һәм 2012 нче ел программасы буенча объектлар вакытында тапшырылачагын хәбәр иттеләр.
Нәтиҗә ясап, ТР Премьер-министры 2012 нче елның социаль ипотека һәм тузган торакны бетерү программалары яхшы дәрәҗәдә башкарылган булуын билгеләде. Шул ук вакытта ул республика районнары администрацияләре башлыкларына 2013 нче елда төзелеш өчен документлар әзерләү буенча эшне башларга кушты.
“Без йортларны төзү эшен тыныч һәм яхшы һава шартларында тәмамлау өчен, төзелеш сезоны 1 нче гыйнварда түгел, ә 1 нче сентябрьда башланырга тиеш”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз