Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә катнашты. Анда сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча төбәк программаларын гамәлгә кую, шулай ук “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектын һәм демографик вәзгыятьне яхшырту буенча чараларны гамәлгә кую нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында икенче ел рәттән Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы гамәлгә куела, аның кысаларында Федераль мәҗбүри иминият фондыннан 7,8 млрд. сум акча кергән.
Ике елда республиканың эре клиникалары, 31 Үзәк район хастаханәсе, 38 авыл амбулаториясе яңартылган. 118 мең кв. метр мәйдан ремонтланган, 22 меңнән артык медицина җиһазы куелган.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.