Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Розарио Алессандрелло: Италия-Россия Сәүдә Палатасы Италия эшкуарларын Татарстан Республикасы белән уртак проектлар эшләүгә җәлеп итүне дәвам итәчәк
2012 елның 23 ноябре, җомга
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия-Россия Сәүдә Палатасы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, "Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Исегезгә төшерик, Италиянең эшлекле даирәләре делегациясе Италия-Россия Сәүдә Палатасы президенты Розарио Алессандрелло җитәкчелегендә ТРда эшлекле сәфәрдә, аның кысаларында республиканың предприятиеләрендә булу, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашулар, “Алабуга” МИЗы эшчәнлеге белән танышу һ.б. планлаштырылган.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Италия-Россия Сәүдә Палатасы эшчәнлеге кысаларында Татарстан белән Италиянең озак вакытлар дәвамында хезмәттәшлек итүен билгеләде. “Сезнең Татарстанга һәрбер сәфәрегез – ул һәрвакыт яңа проектлар һәм яңа элемтәләр”, - диде Рөстәм Миңнеханов Розарио Алессандреллога мөрәҗәгать итеп.
ТР Президенты кыскача республикадагы икътисади вәзгыятьне сөйләде, сәнәгатьнең стабиль рәвештә үсешен билгеләде.
Бүген ТРда тормышка ашырыла торган мөһим проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” ААҖ, “Аммоний” ААҖ, “Алабуга” МИЗ атады.
Шулай ук республика башлыгы “Иннополис” инновацион шәһәр-иярченен төзү проекты башлануын хәбәр итте, моннан тыш, “Казан” халыкара аэропорты янында “Смарт-Сити” проекты тормышка ашырылачагын әйтте.
“Италия бизнесына “Алабуга” МИЗ территориясендә җитештерүне үстерү өчен, барлык шартларны өйрәнергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу мәйдан Россия базарына чыгарга теләгән компанияләргә аеруча кызыклы булачак”.
ТР Президенты билгеләвенчә, Италия, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстанның мөһим сәүдә партнерларының берсе булып тора. Аның сүзләренчә, 2011 нче ел нәтиҗәләре буенча Италиянең һәм Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2,3 миллиард АКШ доллары булган, быел 2,7 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән.
Италия-Россия Сәүдә Палатасы президенты Розарио Алессандрелло делегация вәкилләре блеән таныштырды. Делегация составына
Camozzi, LindabBuildingsLLC, MerloniProgetti, MaireTecnimont компанияләре җитәкчелеге, Мәскәүдә Италия эшмәкәрләре ассоциациясе, Италиянең тышкы сәүдә милли институты вәкилләре, һ.б. керә.
Һәрбер компанияне кыскача тәкъдир иткәннән соң, Рөстәм Миңнеханов станок төзү кластеры, машина төзелеше кластеры, автокомпонентлы төзелеш блдыруда катнашу кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында билгеләде.
Розарио Алессандрелло Италия-Россия Сәүдә Палатасының ТР белән уртак проектлар булдыруга Италия эшмәкәрләрен җәлеп итү буенча эшне дәвам итәчәген белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Италия эшмәкәрләренә ТРда бизнес үстерү өчен, үз юнәлешләрен табуларын теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз