Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан белән Көнчыгыш Казахстан өлкәсе тәҗрибә уртаклашырга тиеш"

2012 елның 23 ноябре, җомга
Бүген Казан IT-паркында Татарстан белән Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең инновацион һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде. Бизнес-форум ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш Казахстан өлкәсе акиме Бердыбек Сапарбаев җитәкчелегендәге делегация катнашында үтте. Составында Казахстанның эшлекле даирә вәкилләрен, мәдәният әһелләрен һ.б. берләштергән Казахстан делегациясен иң элек Татарстанның инновацион казанышларының берсе булган IT-парк, аның мөмкинлекләре һәм перспективалары белән таныштырдылар.

Казахстан Татарстанның Евразиядәге стратегик сәүдә партнеры санала. Ике арада хезмәттәшлек 1996 елда имзаланган икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Хөкүмәтара Килешү нигезендә алып барыла. 2011 ел йомгаклары буенча, ике республика арасында товар әйләнеше 898 млн доллар тәшкил иткән. Бүген Казахстан Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 8 урын били.

Форум ачылышында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевының Россия, аның төбәге Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирүен аерым билгеләп үтте. 1997 елдан бирле Татарстанның Казахстандагы даими вәкиллеге эшләп килә. Ә быел Казанда Казахстанның Генераль консуллыгы ачылды. Шулай ук Казахстанның бездә сәүдә вәкиллеге бүлеген ачу хакында карар ителде. Быел җәй Казан белән Алма-Ата арасында туры авиарейс ачылу да араларны якынайтуга чираттагы адым булган. Ике республика территорияләре аша узачак Көнбатыш Европа-Көнбатыш Кытай транспорт коридоры да киләчәктә хезмәттәшлеккә яңа офыклар ачачак. Татарстанның күп кенә предприятиеләре (“КАМАЗ”, “АлАз”, “Татнефть”, Казан вертолет заводы һ.б.) бүгенге көндә Казахстан базарында уңышлы эшләп килә. Россия, шул исәптән, Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең ныгуына бердәм икътисади тирәлек тә зур йогынты ясый. “Бердәм икътисади киңлектә яшәү безгә уртак проектларны тагын да нәтиҗәлерәк тормышка ашырыга ярдәм итәр”, - дигән ышаныч белдерде ТР Президенты.

Көнчыгыш Казахстан табигый байлыкларга гаять бай төбәк. Казахстан территориясендә чыгарыла торган цинкның -41, бакырның - 45, кургашның 24 проценты биредә табыла. Төсле металлургия, атом сәнәгате, төзелеш, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, энергетика һәм җиңел сәнәгать төбәк икътисадының нигез тармаклары санала. Рөстәм Миңнеханов ике арада машина төзелеше, мәгълүмат технологияләре, нефтехимия, нефть чыгару производстволары, агач эшкәртү, спорт, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек перспективалары зур дип исәпли. Татарстан ягы производствога сакчыл җитештерү принципларын кертү буенча уңай тәҗрибәсен Көнчыгыш Казахстан белән уртаклашырга әзер булуын да белдерә. “Безгә һәр ике төбәктәге иң яхшы тәҗрибәне өйрәнергә, алмашырга кирәк. Бу аеруча инновацияләр өлкәсенә кагыла”, - ди Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисади-инвестиция мөмкинлекләрен Казахстандагы партнерлары белән бүлешергә әзер булуын җиткерде. “Мондый форматта очрашулар яхшы традициягә әйләнсен, Казахстан белән Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итсен”, дигән теләктә калды ул.

Көнчыгыш Казахстан өлкәсе башлыгы Бердыбек Сапарбаев та үз чыгышында Казахстан өчен Россиянең, шул исәптән Татарстанның төп партнер булырга тиешлеген искәртте. Ул бу сәфрнең алга таба элемтәләрне ныгытуга этәргеч буласына ышана.

Бүген көннең икенче яртысында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узачак адреслы очрашуларда хезмәттшлек перспективалары хакында җентекле сөйләшү булачак. Берничә мөһим килешү имзалау да ниятләнә.

Бүгенге очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Казахстан белән Татарстанны телләр, дин охшашлыгы, уртак икътисади мәнфәгатьләр генә түгел, татарлар да якынайта. Бүген чит илләрдәге татар диспорасының зур өлеше – 220 меңгә якыны Казахстанга туры килә. Шуның 15 меңе Көнчыгыш Казахстан өлкәсендә гомер кичерә. Казахстан делегациясе вәкилләре татарларның үз вакытында казах халкын мәгърифәтле итүгә зур өлеш кертүен аерым билгеләп үтте.

Көнчыгыш Казахстан өлкәсендә ел саен Сабан туе уздырыла. Өлкә акиме Татарстан делегациясен киләсе елга җавап сәфәре белән үзләренә, аерым алганда Сабан туена чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International