Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Инвалидларга үтеп керә алу мөмкинлеге күрсәтелгән интерактив карта әзерләнә
2012 елның 27 ноябре, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция рәвешендә уздырылган брифингта Татарстанда инвалидлар өчен каралган уңайлыклар, аларга бәйле вазгыять турында сүз барды.
Аерым алганда, шушы мәсьәләләр буенча ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Казан каласы буенча социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов һәм ТР буенча медицина-социаль экспертизасы Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов аңлатма бирде.
И.Просвирякова сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада инвалидлар өчен 102 социаль учреждение эшли: инвалидларны тернәкләндерү буенча 8 үзәк, мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү өчен махсуслаштырылган 13 үзәк, картлар һәм гарипләр өчен 28 интернат-йорт, 5 психоневрологик интернат, акыл ягыннан зәгыйфь балалар өчен 2 интернат-йорт, халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча 45 үзәк (18 социаль-тернәкләндерү бүлеге һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтә торган 51 бүлек) һәм Кама Аланында заманча медик-социаль технологияләр кулланып тернәкләндерү үзәге.
“Һәркем үтеп керә алырлык мохит” программасына (аны гамәлгә ашыруга быел республикага 659,9 млн. сум бүлеп бирелгән) былтыр 17 муниципаль берәмлек кушылган булса, быел инде 45се дә аның буенча уңайлыклар булдыра, дәүләт һәм республика программаларыннан тыш, муниципалитетлар да үз программаларын гамәлгә кертә. Шулай ук 35 мәктәптә инвалид балалар да иркен үтеп йөри алырлык шартлар тудырылды, аларның 6сы – Казанда, диде ул. Гомумән алганда, инвалидларга көндәлек тормышта 8 өлкә кагыла: социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният, элемтә һәм мәгълүмат, торак, транспорт.
Хәзерге вакытта Татарстанда 326 мең инвалид кеше исәпләнә, аларның 14 меңләбе – балалар, тагын 5,7 меңе – коляскада гына хәрәкәт итә алган инвалид, 9 меңләбе сукыр яки бик начар күрә, 5 меңләбе – ишетү органы зәгыйфь һ.б.
Татарстанда инвалидларның тормышын җиңеләйтү йөзеннән гамәлгә ашырыла торган “Һәркем үтеп керә алырлык мохит” программасы буенча уңайлыклар булдырыла бара, алар, паспортлаштырылып, интерактив картага теркәлә тора – моны ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы әзерләгән. Картаның базасы бар, шуңа күрә, ул озакламый гамәлгә кертелер, ди И.Просвирякова. Эшне җиңеләйтү максатыннан, муниципалитетларда шушы объектларны паспортлаштыруда катнашкан эшче төркемнәр өчен дәресләр уздыру күздә тотыла.
Объектлар исә 3 төрле итеп карала: теләсә нинди категория инвалидлар тулысынча үтеп йөрерлек, ягъни катларына да кереп булырлык мохит, өлешчә кереп булырлык (монысы, гадәттә, беренче катларда нинди дә булса хезмәт күрсәтү урыннарында) һәм шартлы үтеп йөрерлек. Хәзерге вакытта спорт объектларының күпчелеге, социаль яклау учреждениеләре, Казан циркы, Зур концерт залы, Камал һәм Тинчурин театрлары, РКБ, ДРКБ, МКДЦ, муниципаль берәмлекләрдә район үзәк хастаханәләре, Казан һәм Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитальләре инвалидлар өчен уңайлы итеп корылган һәм шушы юнәлештә метрополитенда, шәһәр урамнарында эш дәвам иттерелә.
С.Осипов исә, былтыр инвалидлыкка чыгучылар, 2010 елдагы белән чагыштырганда, 8,6 процентка кимеде, хезмәткә яраксызлар арасында инвалидлыгын тану да 6,8 процентка азрак булды, беренче тапкыр инвалид дип танылучылар да 13,3 процентка азрак, диде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз