Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Сергей Нарышкин: Икътисадның инновацион үсеш юлына чыгу - зур, амбициоз һәм гаять катлаулы максат
2012 елның 27 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында РФ инновацияле төбәкләре ассоциациясенең Гомуми Җыелышы узды. Аның утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин, “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс, Россиянең инновацияле төбәкләре башлыклары һәм башкалар катнашты. Искәртеп узабыз, әлеге рәсми затлар катнашында 27-29 ноябрь көннәрендә Казанда IV халыкара инновацион нанотехнологик форум уза. Бүген “NANOTECH 2012” форумы үз ишекләрен Казан IT-паркында ачып җибәрде, шулай ук бүген республика башкаласында “РОСНАНО” нанотехнологияләр үзәге ачылды.
Сергей Нарышкин киңәшмә башында ассызыклап узганча, ассоциация утырышының Казанда үткәрелүе очраклы түгел, чөнки Татарстан инновацияләр кертү юнәлешендә лидер санала. “Мондый киңәшмәләр инде даими үткәрелүчәнгә әверелде. Без бүген төбәкләр алдындагы хәл итәсе бурычлар турында гына түгел, төбәкләр үсешенә тотрыклы өлеш кертә алырга сәләтле биотехнологик тармак турында сөйләшергә дә җыелдык”, - дип билгеләп узды Дәүләт Думасы Рәисе.
Ул искәртеп узганча, агымдагы елның апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020 нче елга кадәр биотехнологияләр үсеше турындагы комплекслы программаны кабул иткән, ул бу өлкәдә закон чыгаруны камилләштерүне дә күздә тота. “Дәүләт Думасында биоэнергетика, биомедицина технологияләре һәм башка катлаулы тармаклар үсеше буенча, аларны закон тарафыннан ныгыту буенча берничә тапкыр парламент тыңлаулары, түгәрәк өстәл утырышлары үтте”, - дип белдерде Сергей Нарышкин. Аның әйтүенчә, ассоциация эшчәнлегендә хокукый юнәлешне ныгыту турында берничә тапкыр сүз барган. Шулай ук ассоциациягә кермәгән төбәкләр Дәүләт Думасында каралуда булган закон проектларының экспертизасында актив катнаша. “Моннан тыш, ассоциация инициативасы белән РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә инновацияләр өлкәсендә закон чыгаруны мониторинглау буенча эшче төркем формалаштырылды. Төбәкләр тәҗрибәсенең мондый мониторингына ихтыяҗ зур булуы ихтимал”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы Рәисе.
Сергей Нарышкин сүзләренчә, бүген ачылган яңа нанотехнологияләр үзәге һәм югары технологияләр күргәзмәсе, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләренең уңышларын чагылдыра, әмма ил икътисадының инновацияле үсеш юлына кергәндә проблемалар ирешкән казанышларга караганда күбрәк булырга да мөмкин. Шуңа күрә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге турында сорау төбәкләр һәм ассоциация алдында кискен тора. “Безгә бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр бихисап. Бүгенге дискуссия дә шул мәсьәләләрнең әһәмиятен аңлауга нигезләнгән адым булып тора”, - дип җөпләде Сергей Нарышкин.
Инновацияле төбәкләр ассоциациясе советы рәисе булган Рөстәм Миңнеханов, берләшмәдәге 3 төбәкнең ассоциация советына яңа җитәкчеләр билгеләнүен хәбәр итте. Иркутски өлкәсе ассоциациясен губернатор Сергей Ерощенко, Пермь крае берләшмәсен губернатор Виктор Басаргин, Мордовия Республикасы ассоциациясен Владимир Волков җитәкләде. Татарстан Президенты әлегә ассоциациянең нигездә энтузиазм нигезендә эшләвен һәм Финанслар министрлыгының ассоциациягә йөз белән борылырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте.
РФ Инновацияле төбәкләре ассоциациясе башкаручы директоры Иван Бортник билгеләп узганча, Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә ассоциация кысаларында кластерлар сәясәте буенча комитет булдырылган. “Төбәкләр өчен мөһим юнәлеш ул – территориаль инновацион кластерлар үсеше программасын гамәлгә ашыру”, - дип ассызыклый Иван Бортник. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 28 августта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев карары нигезендә, 25 территориаль инновацион кластер исемлеге төзелгән.
РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев фикеренчә, заманында нанотехнологияләр буенча дөрес карар кабул ителгән иде, аның нәтиҗәләре күренә: соңгы алты елда күләмле эшләр башкарылды. Био буенча вәзгыять капма-каршы. Биотехнологияләр буенча бер министрлыкта да вәкаләтләр калмады, кайбер ведомстволар бу йөкләмәне алырга теләмәде, дип саный Олег Фомичев. Ул җиткергән кызыклы мәгълүматларның берсе – 2018 нче елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына төргәкләрне биотаркалышлы итеп җитештерү ниятләнә.
Сергей Нарышкин җыелыш азагында: “Без бүген актив төстә фикер алыштык, киләчәккә берничә адымнарны билгеләдек. Биотехнологияләр юнәлешендә алга хәрәкәт бар дигән сүз”, - дип, ул ассоциация вәкилләренә файдалы эш өчен рәхмәтен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов аңа кушылып: “Үзебез тарафыннан хәрәкәт булмаса, алга китеш булмаячак. Безнең уңыш – безнең кулда. Дәүләт Думасының да бу мәсьәләдә аңлавы һәм ярдәме зур”, - дип тәмамлады киңәшмәне.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз