Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФдә Вьетнам Социалистик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фам Суан Шон белән очрашты
2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФдә Вьетнам Социалистик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фам Суан Шон белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте.
Очрашуда яклар Вьетнам һәм ТР арасында товар әйләнешен арттыру, мәдәни һәм фәнни элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Сөйләшү барышында ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков уртак хезмәттәшлек өчен иң өстенлекле юнәлешләрне атады, бу, аерым алганда, машина һәм суднолар төзелеше, нефть химиясе, шулай ук мәгариф өлкәсе.
“КАМАЗ” ААҖ белән хезмәттәшлек итү һәм аның продукциясен алга җибәрү, “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ катнашында суднолар төзелеше өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыру ниятләнә.
РФдә Вьетнам Социалистик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фам Суан Шон белдерүенчә, аның Татарстанга сәфәренең төп максаты – төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү.
Исегезгә төшерик, кичә, 27 нче ноябрьда, Фам Суан Шон җитәкчелегендә Вьетнам делегациясе КФУда булды, анда таныштыру сәфәрләрен оештыру мөмкинлекләре, укытучылар белән алмашу, КФУда Вьетнам Социалистик Республикасы Көннәре уздыру турында сөйләшенде.
Очрашуда Татарстан ягыннан Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Альфред Закиров, РФ Чит ил эшләре министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов һәм башка рәсми затлар ктанашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз