Казанда Ленин дамбасы буенча транспорт хәрәкәте ачылды
2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Ленин дамбасы буенча транспорт хәрәкәте ачылды. Күпер озынлыгы 282 метр, киңлеге тротуарны да исәпкә алып 21 метр тәшкил итә. Юл хәрәкәте Ленин күперенең 4 полосадан торган уң як өлеше буенча ачылды.
“Казан” производство бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Ганиев сөйләвенчә, транспорт чишелешен тулысынча файдалануга тапшырганчы хәрәкәт ике юнәлештә дә 2 полоса буенча ачылды. Киләчәктә бу күпер буенча транспорт хәрәкәте бер яклы, бары тик шәһәр үзәге юнәлешендә генә булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.