Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Чехия бизнесының республика территориясендә эшләве белән кызыксына”
2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Чехия компанияләре технологик яктан һәм фәнни казанышларга нигезләнгән булуы белән аерылып тора. Татарстан Чехия бизнесының уртак проектлар кысаларында һәм үз производстволарын булдырып республика территориясендә эшләве белән кызыксына. Бүген Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда әлеге илнең эшлекле даирә вәкилләре, Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия белән Чехия арасындагы икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче пленар утырышын уздыру урыны итеп Казанны сайлаулары өчен Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән РФ төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняевка рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге вакыйга Россиянең бер төбәге буларак Татарстанга Чехия белән багланышларда тагын бер адым алга атларга ярдәм итә. “Без бу вакыйганы Татарстан мөмкинлекләрен ике республиканың уртак проектларын гамәлгә ашыруда һәм Чехия бизнесын Россия базарына чыгаруда мәйдан итеп күрсәтү өчен файдаландык”, - ди Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан башлыгы, гомумән алганда, Татарстан-Чехия мөнәсәбәтләре үсешен, уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышын уңай бәяләде. Бүгенге көндә мондый проектлар авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, фармацевтика, төзелеш өлкәләрендә тормышка ашырыла. Рөстәм Миңнеханов IT-өлкәдә дә хезмәттәшлек вариантларын билгеләргә тәкъдим итте. Ул бу атна башында Казанда Россиядә беренче Нанотехнологияләр үзәгенең ачылуын искәртеп, уртак фәнни проектларны гамәлгә ашырганда безнең галимнәр, белгечләр әлеге үзәк мөмкинлекләрен дә файдалана алыр иде, дип белдерде.
Мартин Куба, үз чиратында, Чехия ягының Татарстан-Чехия уртак проектларына ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Министр Рөстәм Миңнехановны Татарстанның эшлекле даирә вәкилләре белән берлектә Чехиягә чакырды. Аның фикеренчә, җавап сәфәре ике республика арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытырга, Чехия бизнесменнарына Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен презентацияләргә юл ачачак. Яклар Татарстан эшлекле делегациясенең җавап сәфәрен 2013 елның икенче кварталында оештырырга килештеләр.
Мартин Куба нанотехнологияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекне кызыклы һәм перспективалы юнәлеш дип саный. Ул киләсе елга сәфәр вакытында Татарстан делегациясе составына нанотехнологияләр белән шөгыльләнүче фән әһелләрен, студентларны да кертергә тәкъдим итте. Бу идеяне хуплаган Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Чехия вузлары арасында хезмәттәшлеккә, технологияләр, студентлар алмашуга кагылышлы килешү әзерләргә тәкъдим итте.
Чехиянең эшлекле даирә вәкилләре бүгенге очрашуда Татарстанда гамәлгә ашырыла һәм планлаштырыла торган уртак проектлары хакында сөйләде. Чехиянең экспорт банкы вәкиле, мәсәлән, банк җитәкчелегенең Татарстан белән хезмәттәшлек потенциалын югары бәяләвен, республикада бизнесын оештырырга ниятләгән чех компанияләренә ярдәм итәргә әзер булуын җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов белән Мартин Куба шулай ук туризм, кунакханә бизнесы һәм сәүдә өлкәләрендә багланышларны көчәйтү мөмкинлекләрен карады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз