Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды
2012 елның 30 ноябре, җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Татарстан күп еллар дәвамында сәнәгать, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә лидер булып тора. Без ел саен тапшырган бүләкләр ТР һәм РФ уңышлары өчен хезмәт итүнең ачык дәлиле”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков тантаналы чараны ачып.
Ул традиция буенча агымдагы елның кайбер нәтиҗәләренә тукталды. “Бу ел күп кенә коллективлар өчен уңышлы булды. Ул базарда катгый көндәшлелек шартларында да иң яхшы сыйфатны, хезмәтчән булуны һәм профессиональлекне күрсәтергә сәләтле булуны дәлилләде. 2012 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр тулай төбәк продукты күләмен 1 трлн. сумннан арттыра алдык. Кайчандыр бу ирешә алмаслык күрсәткеч иде, - дип белдерде Премьер-министр. – 2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан РФ дә тулай төбәк продукты күләме буенча 5 нче урынны алды. Республика 14 нче урында иде, әмма республика предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәте бу күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге бирде. 9 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан РФ субъектлары арасында сәнәгать продукциясе буенча 6 урынны алды. Бу уңышка ирешүдә республика нефтьчеләренең, машина төзүчеләрнең һәм авиаторларның өлеше зур”.
Илдар Халиков бүген бүләкләнүчеләр арасында үз һөнәре геройлары күп, алар көн саен кешеләрне коткарганда үз гомерләрен куркыныч астына куя, кемдер авиация комплексында, машина төзелеше өлкәсендә геройларча хезмәт куя, дип билгеләп үтте.
Республика Хөкүмәте җитәкчесе бүләкләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә матур мизгелләре күп булуын теләде. “Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм бүгенге вакыйга белән котлыйм”, - диде ул һәм бүләкләр тапшырды.
Бүген Илдар Халиков барлыгы 56 кешегә бүләк тапшырды. Аларның 18 е РФ дәүләт бүләкләренә лаек булды. Аерым алганда, 2 атна дәвамында “Булгария” теплоходы һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Казанның 2 нче зональ эзләү-коткару отряды коткаручысы Марат Мәгъдиевка “Батырлык өчен” медале тапшырылды. “КАМАЗ” ААҖ заводы слесаре Юрий Казанцев Дуслык ордены белән бүләкләнде.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы “Ту-324 самолеты төзелеше белән идарә итү төркеме” ДУ директоры Назир Киреев II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденына лаек булды.
ТР Балык Бистәсе районыннан килгән Барановлар гаиләсе “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнде. Гаилә башлыгы мәктәптә укытучы, ә хатыны балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Иҗади гаилә республика Премьер-министрына картина бүләк итте.
Шулай ук РФ бүләкләренә лаек булучылар арасында рәссам, “Россия рәссамнары берлеге” бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешманың ТР дагы бүлеге рәисе Зөфәр Гимаев та бар. Аңа “РФ нең Атказанган рәссамы” исеме бирелде.
“Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүчеләр исемлегендә ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты төбәкара хезмәттәшлек һәм ватандашлар белән эшләү секторы мөдире Азат Ахтареев, КДМУ психиатрия һәм наркология кафедрасы профессоры Давыд Менделевич, Казан гарнизон хәрби суды рәисе Эдуард Сафонов, Россия Миграция хезмәтенең ТР буенча Идарәсе чит ил гражданнарын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнәс Шәрипов та бар.
“ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме “Татмедиа” ААҖ филиалы – “Мәдәни җомга” газетасы редакциясенең хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеге мөхәррире Сөембикә Кашаповага бирелде.
Тантаналы чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз