Агымдагы елның тугыз аенда 19 млн. 456 мең тонна нефть чыгарылган, бу 2011 нче ел күрсәткеченнән 0,3 процентка күбрәк, планнан тыш, 444 мең тонна чыгарылган. Бер уңайдан алынган нефть газы күләме 630 миллион кубометр тәшкил иткән, бу үткән елның шушы чор күрсәткеченнән 7,5 процентка күбрәк.
Ашальчинский нефть чыгару урынында 49,1 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган, участок буенча уртача дебит – тәүлегенә 196,6 тонна, бу урыннан барлыгы 156 мең тонна нефть чыгарылган.
ТРдан башка территориядә 226 мең тонна нефть чыгарылган, бу - үткән ел күрсәткеченнән 17,3 процентка күбрәк.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.