Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Төркия белән Татарстан бер-берсе белән кызыксына"
2012 елның 3 декабре, дүшәмбе
Татарстан һәм Төркия компанияләренең уртак хезмәттәшлеккә зур кызыксынуы бар, һәм Төркия Республикасы, Татарстан хакимиятләре эшлекле элемтәләр үсешенә ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы элемтәләр комитеты, Төркия-Россия эшлекле советы һәм Төркия бизнес-даирәләре вәкилләре белән эшлекле иртәнге аш барышында белдерде.
Очрашу Истанбулда Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында узды.
Очрашны ачканда, Рөстәм Миңнеханов Төркия белән Татарстанның бик күп уртак проектлары булуын билгеләде. “Мин партнерларыбызга ачык һәм безнең белән эшләргә әзер булулары өчен, рәхмәтлемен”, - дип ТР Президенты очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Р.Миңнеханов күптән түгел республика делегациясенең Бурсуда булуын, анда автокомпонентлар буенча форум узуын хәбәр итте. Киләсе форум инде Татарстанда, Яр Чаллы шәһәрендә узачак.
Ул Төркиянең Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе булуын билгеләде. “Без инде “Алабуга” МИЗда гына да Төркиянең 4 эре проектына ия, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Инвестицияләрнең күләме – 1 миллиард доллар. Һәм 2013 нче елның сентябренә инде ике завод сафка басарга тиеш”.
Татарстанда чит ил капиталы катнашында теркәлгән уртак предприятиеләр саны - 380 компания - буенча Төркия беренче урында тора. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу сан әле артырга тиеш.
Ул Татарстан өчен Төркия белән хезмәттәшлекнең Төркия төзүчеләрен җәлеп итүдән башланганлыгын искәртте. “Төркия төзелеш бизнесы безнең төзүчеләрне ничек эшләргә кирәклеген өйрәтте. Һәм бүген иң җаваплы объектлар безнең Төркия компанияләре ярдәмендә төзелә”, - дип хәбәр итте ТР Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадына “Эфес” Төркия компаниясенең дә өлеш кертүен билгеләде. “Мин безнең мондый уртак проектлар күп булырга тиеш, дип саныйм, - дип мөрәҗәгать итте ТР Трезиденты Төркия бизнесменнарына. – Татарстан – сез РФ масштабында ышанычлы һәм тыныч күңел белән эшли ала торган урын”.
ТР Президенты хезмәттәшлек итүгә Төркия партнерлары ягыннан һәм ТР предприятиеләре ягыннан да уртак кызыксынуның булуын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлегенең өстенлекле юнәлешләре рәтендә IT өлкәсендә, туклану продуктлары җитештерүдә һәм эшкәртүдәге багланышларны атады. “Безнең элемтәләрне агросәнәгать комплексында үстерергә кирәк, алар әлегә юк. Безнең бу өлкәдә булган мөмкинлекләр әлегә начар тормышка ашырыла” , - дип саный ТР Президенты.
Шулай ук, аның сүзләренчә, Россиядә җиңел сәнәгать юк диярлек, һәм аны үстерергә кирәк, шул исәптән, Татарстанда да. Бу юнәлеш тә Төркия белән хезмәттәшлек өчен кызыклы булыр иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзер нанотехнологияләр зур потенциалга ия. “Мин бу юнәлештә безнең фәнни һәм мәгариф мөмкинлекләребезне берләштерергә кирәк, дип саныйм”, - дип белдерде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз