Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан җәмәгатьчелеге Шамил Мостаев белән хушлашты
2012 елның 3 декабре, дүшәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында танылган дәүләт һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Шамил Әсгат улы Мостаев белән хушлашу булды.
Хушлашу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Президиум вәкилләре һәм республика парламенты депутатлары, министрлыклар һәм ведомтсволар хезмәткәрләре, мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Чараны Александр Гусев алып барды. “Шамил Әсгат улының вафат булуы – ул туганнарның һәм якыннарның кайгысы гына түгел, ул Татарстанның барлык җәмәгатьчелеге өчен авыр югалту, - дип билгеләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. – Ул республикабызның социаль-икътисади үсеше өчен бик күпне эшләде, бигрәк тә, парламентаризмның үсеше өчен. Искиткеч оештыручы, ачык кеше, ул озын матур тормыш кичерде һәм үзен лаеклы һәм намуслы җитәкче, кеше буларак күрсәтте”.
Александр Гусев, кызганычка каршы, бүгенге хушлашуда ТР Президентының һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең катнаша алмауларын хәбәр итте, алар - хәзерге вакытта җаваплы эш сәфәрләрендә.
Беренче булып, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүз әйтте. Ул игътибарлы булулары һәм кайгыртучанлыклары белән Шамил Мостаев тормышының соңгы елларын бизәгән өчен, балаларына һәм оныкларына рәхмәтен белдерде. “Ул намуслы эшләп килде, яшьтән үк күреп алынды, Буа районының “Марс” колхозында эшен башлап, республикабыз җитәкчеләренең берсе – Югары Совет Президиумы Рәисе вазыйфасына барып җитеп, озак хезмәт юлын үтте. Ул шул тормыш шартларында эшли алырлык барын да башкарды. Безгә барыбызга да монда булуыбыз өчен, рәхмәт. Авыр туфрагы җиңел булсын”.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, Шамил Мостаевка Югары Советта эшләү дәвамында иң авыр чорларның берсе туры килгән. “Ул вакытта җәмәгатьчелек тарафыннан катлаулы мәсьәләләр күтәрелде. Әлбәттә, Татарстан җәмгыятенең нигезенә беренче ташлар салынды. Бу мәсьәләләр чишелә һәм киләсе буыннар тарафыннан чишеләчәк”, - дип билгеләде ул.
Вице-спикер сүзләренчә, Шамил Мостаев парламентның тугъры ветераны булган, Дәүләт Советының бер генә утырышын да калдырмаган. Бары тик сәламәтлегенең начарлануы аркасында, соңгы парламент сәссияләрендә була алмаган. Римма Ратникова Дәүләт Советы Рәисе, Президиум һәм парламент депутатлары исеменнән Шамил Мостаевның туганнарына һәм якыннарына, хезмәттәшләренә кайгыларын уртаклашу сүзләрен белдерде.
ТР финанслар министры урынбасары Марат Фәйзрахманов республиканың зур финанс хезмәткәрләре коллективы исеменнән туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. Ул Шамил Мостаевның ТАССР Финанслар министрлыгын 15 ел җитәкләү дәверендә республиканың бер төркем финанс эшчеләрен тәрбияләвен ассызыклады. “Безнең өчен ул һәрвакыт остаз булып калачак”, - дип ассызыклады Марат Фәйзрахманов.
ТР Профсоюзлары федерациясе рәисе, Дәүләт Советы Президиумы вәкиле Татьяна Водопьянова билгеләвенчә, республика профсоюз оешмасы өчен, Шамил Мостаев якын кешегә әйләнгән булган.
“Аралашуда гади булуы белән ул кешеләрне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алды”, - дип Шамил Мостаев турында фикерен әйтте аның элеккеге хезмәттәше, ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре Дания Дәүләтшина.
Мәрхүмнең соңгы теләге буенча, ул ТРның Буа муниципаль районында җирләнеләчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз