Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Истанбул мэры белән очрашты
2012 елның 3 декабре, дүшәмбе
Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул мэры Кадыйр Топбаш белән очрашты.
Татарстан Президенты Кадыйр Топбашка Истанбулга татарларга булган игътибар өчен рәхмәт белдерде. Быел гына да Төркиянең әлеге чал тарихлы каласында татарларның милли бәйрәме Сабан туе гөрләп узды. Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөрткән паркта аның истәлегенә һәйкәл ачылды. “Сез татар милләте өчен эшләгән кадәр беркем эшләми”, -дип мөрәҗәгать итте мэрга Татарстан башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Истанбул мэрын Казанда “Истанбул” паркының ачылыш тантанасына чакырды. Ул киләсе елның июнендә ачылыр дип көтелә. Кадыйр Топбаш, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка сәфәре өчен рәхмәт җиткереп, Казан безнең өчен кардәш шәһәр, без сезнең Төркиягә булган җылы мөнәсәбәтегезне сизәбез, дип белдерде. Кадыйр Топбаш 2014 елда Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы вазифасын башкарасын искә төшереп, 2010 елда Европаның мәдәни башкаласы булган Истанбул җитәкчелегенең Казандагы коллегалары белән мондый чаралар уздыру буенча тәҗрибә уратклашырга әзер булуын җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, киләсе елда җәйге Универсиаданы кабул итәчәк Казан 2020 елда җәйге Олимпия уеннарын уздыруга дәгъва итүче Истанбулга заявка кампаниясендә катнашу тәҗрибәсен өйрәтә ала. Бүген ТР Президенты Истанбулда шулай ук “Эфес групп” президенты Алехандро Хименс, “Коч холдинг”ның Идарә рәисе Мостафа Коч, “Ренессанс” холдингы Идарәсе рәисе Эрман Ылыджак белән очрашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз