Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Татарстан белән Samsung Electronics компаниясе хезмәттәшлеге кысаларында уртак проектлар турында сүз йөртергә мөмкин
2012 елның 3 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы белән Samsung компаниясенең эшлекле элемтәләре ешая һәм хезмәттәшлеге югары дәрәҗәгә күтәрелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Samsung Electronics компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча президенты Джан Санг Хо белән очрашуда белдерде.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.
Илдар Халиков, кунакларны сәламләп, Татарстан белән Samsung Electronics компаниясенең уртак проектлары бар дип билгеләп үтте. Анда 2012 елның җәендә компания белән Казан федераль университеты арасында фән һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында имзаланган меморандум, “ТР Электрон Хөкүмәт” проекты өстендә уртак эш алып бару, шулай ук “Иннополис” проекты кысаларында да эш итү дә керә.
Бу барлык җитди юнәлешләр һәм проектлар Samsung компаниясе белән хезмәттәшлек итү ышанычлы һәм стратегик характерда булуын раслый, дип саный Илдар Халиков.
Илдар Халиков республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләде һәм Татарстанда ИТ-өлкәне перспективалы саныйлар, дип билгеләп үтте.
Очрашу ахырында ТР Премьер-министры Samsung компаниясе вәкилләре белән югары технологияләр паркына юнәлде, анда алар өчен ИТ-өлкәсе проектарын тәкъдим итү оештырылган.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз