Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов депутатлар – “РФ коммунистик партиясе” сәяси партиясе фракцияләре вәкилләре белән очрашты
2012 елның 4 декабре, сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары - “РФ коммунистик партиясе” сәяси партиясе фракцияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР Президентының ТР Дәүләт Советында тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов, ТР Президентының Эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
Сәяси партия вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов коммунистларның билгеле бер категория халыкларының ихтыяҗларын кайгыртуларын, лаеклы рәвештә, үз сайлаучыларының ышанычын файдалануларын билгеләде. “Мин бүген безне борчый торган темалар турында сөйләшергә әзер, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Хакимияткә карата шелтәләр һәрвакыт җитәрлек, иң мөһиме – безгә
конструктив эшләргә, уртак карарларга килергә кирәк”.
Коммунистлар очрашу өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерделәр, ТР Президентының һәрвакыт аралашуга, конструктив сөйләшүгә әзер булуын билгеләделәр. Шулай ук РФ Коммунистик партиясе вәкилләре Казанда В.И.Ульянов-Ленин йорт-музеен реконструкцияләүгә акча бүлеп биргән өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен әйттеләр.
ТР Президенты белән очрашуда коммунистлар торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәтләр өчен түләү, яшьләргә белем бирү һәм яшь буынны эшкә урнаштыру, яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак мәсьәләсен чишү мөмкинлеге кебек актуаль сорауларны күтәрделәр.
Яклар җыеннарның иреге һәм гражданлык активлыгы чагылу мөмкинлеге буларак, гражданнар фикерләре иреге проблемалары турында сөйләштеләр.
Фракцияләр вәкилләре хәбәр итүенчә, алар алга таба да федераль дәрәҗәдә төбәкләрнең хокукларын арттыру позициясен, шулай ук төбәкләрне финанслау эшен арттыруны яклаячаклар. Шулай ук төбәкләрдә һәм илдә милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр сөйләшенде.
ТР Дәүләт Советы депутатлары гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү, агачларны кисү һәм үзе теләгәнчә, төзелеш алып бару, җирне файдалану өлкәсендә тәртип урнаштыру, файдаланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы ихтыяҗына тапшыру кебек темаларны күтәреп чыктылар.
Коммунистлар фикеренчә, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән мәсьәләләрдә сәяси аңлашылмаучанлыклар була алмый.
Очрашуда “РФ коммунистик партиясе” сәяси партиясе фракцияләре исеменнән Альберт Бикмуллин, Виктор Пешков, Хафиз Миргалимов, Рафаил Нуретдинов, Валентин Кострин һ.б. катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз