“Мирас” программасына 2013 нче елга 322 миллион 415 мең сум акча сарыф ителәчәк

2012 елның 4 декабре, сишәмбе
Билгеле булганча, Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2013-2016 елларга “Мирас-Наследие” максатчан программасы гамәлгә куелды. Бу хакта бүген тулырак ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сүз барды. Журналистлар белән очрашуда ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, аның урынбасары Светлана Персова һәм ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова катнашты.

Айрат Сибагатуллин ассызыклап үткәнчә, программаның максаты мәдәни мирасны саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү, мәдәни хәзинәләр белән һәрдаим танышып тору өчен шартлар тудырудан гыйбарәт. Программа мәдәни мирасны өйрәнү һәм популярлаштыруны, мәдәни мирас объектларының дәүләт тарафыннан саклануын, музей һәм архив фондын баету кебек бурычларны күздә тота. Программаның гамәлгә ашырылуы өчен ТР Мәдәният министры, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе, ТР Фәннәр Академиясе җаваплы.

“Программа Татарстан бюджетыннан финанасланачак. Моннан тыш, муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын торгызу өчен муниципаль берәмлекләр заявкалары буенча ел саен субсидия бүлеп бирү каралган. Киләсе елга программа кысаларында 322 миллион 415 мең сум акча сарыф ителүе көтелә, ә 2016 елгача, ягъни 4 елга 1 миллиард 94 миллион сум 49 мең сум акча күчәчәк”, - дип хәбәр итте Айрат Сибагатуллин. Мәскәү белән чагыштырганда, бу суммалар әллә ни зур кебек тоелмаса да, министр ассызыклаганча, булганына шөкер була белергә кирәк. Светлана Персова бу уңайдан шәрехләп үткәнчә, Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә мондый программа бөтенләй юк. “Без республикада мондый программа гамәлгә керүенә сөенергә тиешбез”, - дип ассызыклый Айрат Сибагатуллин.

Финансларның оптималь бүленеше максатларында мониторинг һәм тәкъдимнәр нигезендә һәр календарь елга тормышка ашырасы чаралар исемлеге төзеләчәк. Бүгенге көндә 2013нче елга планлаштырылган эш исемлеге раслауга тапшырылган. 2014 елга каралган чаралар исемлеге 2013 нче елның 1 декабренә әзер булырга тиеш.

Светлана Персова билгеләп үткәнчә, программа кысаларында мәдәни мирас хәзинәләрен өйрәнү һәм алга сөрүдә яңа технологияләр кертелер, комплекслы тикшеренүләр үткәрелер, фәнни әдәбият нәшер ителер, конференция һәм күргәзмәләр оештырылыр дип ниятләнә. Мәдәни мирас максималь дәрәҗәдә саклап калынсын өчен, һәйкәлләрне ремонтлауга һәм реставрацияләүгә, проект документларын эшләүгә, дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза оештыруга, археологик эшләргә, иске кулъязмаларны һәм сирәк китапларны торгызуга җитди игътибар юнәлтеләчәк. Светлана Персова әйтүенчә, моннан алдагы программа финанс кыенлыклары аркасында бары тик өчтән ике өлеше дәрәҗәсендә генә тормышка ашкан, шуңа күрә белгечләр яңа программага зур өметләр баглый.

“Мирас” программасы кабул ителүе шәһәрнең йөзен саклап калу юнәлешендә эшләүчеләр өчен сөенечле яңалык”, - дип белдерде Олеся Балтусова. Ул билгеләп узганча, программага беренче чиратта аеруча борынгы объектлар кертелергә тиеш, чөнки аларның искелеген исәпкә алып, эшне озак вакытка сузарга ярамый. Алар өчен һәр салкын сезонның соңгысы булуы ихтимал. “Быел 4 музейга акча бүлеп бирелгән иде. Хәзерге вакытта авария халәтендә булган Боратынский, Горький музейларында эш дәвам иттерелә. Киләсе елга алар үз ишекләрен ачарга тиеш. Алга таба безнең усадьбаларда эш көтелә. Башта Казан объектларында эшләячәкбез. Барлык эшләргә инвесторлар җәлеп итү кебек эшне дә башкарабыз, чөнки бюджет кына тарта алмый. Республикада барлыгы 1500 ләп тарихи-мәдәни мирас һәйкәле, аларның 552 се – Казанда. Дәүләт хисабына гына тулысынча реставрация үткәреп булмый, башка ысулларны да эшкә җигәргә туры килә. Әйтик, башка шәһәрләрдә күзәтелгән дәүләт-шәхси партнерлык тәҗрибәсен кулланнырга мөмкин”, - дип сөйләде Олеся Балтусова. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда 64 мәдәни мирас объектында төзекләндерү һәм яңартып кору эшләре алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International