Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды
2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Россиянең эре сәнәгый үзәкләре булган Татарстан белән Архангельки өлкәсе хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга ниятли. Бүген Казан Кремлендә ике төбәк җитәкчесе имзалаган хезмәттәшлек Килешүе шуны раслый. Документка ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Архангельски губернаторы Игорь Орлов белән очрашуы вакытында кул куелды. Сүз уңаеннан, Игорь Орлов губернатор постын 2012 ел башыннан гына били. Бу аның Татарстанга тәүге сәфәре.
Татарстан белән Архангельски өлкәләре арасында ныклы хезмәттәшлекнең дистә елдан артык тарихы бар. Ул 1999 елда имзаланган икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек Килешүенә нигезләнеп алып барыла. Ул ике арада нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, уңышлы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген биргән. 2010 ел йомгаклары буенча, ике төбәк арасындагы товар әйләнеше 1,8 млрд сум тәшкил иткән. Ә узган ел йомгаклары буенча, ул бераз кимрәк – 1,4 млрд сум булган. Татарстаннан әлеге төбәккә, нигездә, безнең машина төзелеше (җиңел һәм йөк автомобильләре), нефть химиясе продукцияләре озатыла. Аерым предприятиеләрдән Архангельски өлкәсе белән “Татнефть”, “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефтехим”, “КОМЗ”, “Казан медицина инструментлары заводы”, “Казан электр техникасы заводы”, “Кварт” җәмгыятьләре, Нефтемаш заводы хезмәттәшлек итә. Архангельскида эшләүче “Татарстан” сәүдә йорты безнең җитештерүчеләренең продукциясен өлкә базарына чыгару буенча актив эш алып бара.
Рөстәм Миңнеханов ике арада товар әйләнешен үстерү өчен мөмкинлекләр күп, хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен дә булдырырга кирәк, дигән фикердә. Бу фикерне Архангельски өлкәсе губернаторы Игорь Орлов та хуплады. “Төбәкләрнең икътисады үсә, шуңа бәйле рәвештә алга яңа бурычлар куела”, - ди ул. Губернатор,моңа кадәр төзелгән хезмәттәшлек Килешүен гамәлгә ашыруны ике арадагы мөнәсәбәтләрне формалаштыру этабы дип саный. “Хәзер хезмәттәшлекнең яңа этабына чыгарга кирәк”, - дигән фикердә ул.
Ике төбәкнең бер-берсендә булган тәҗрибәсен өйрәнү бик мөһим дип саный, төбәк җитәкчеләре. Татарстан ягы, аерым алганда, әлеге төбәк базарында “КАМАЗ” ААҖ продукциясен, безнең яңа төрдәге нефтехия продукциясен киңрәк тәкъдим итү хыялы белән яши, модульле ФАПлар, клублар, юллар төзелеше буенча тупланган тәҗрибәсен Архангельски белән уртаклашырга әзер булуын белдерә. Мәгълүмат технологияләре ныклы үсештә булган Татарстан IT-тармакны үстерүдәге тәҗрибәсе белән дә уртаклашырга әзер. Сүз уңаеннан, бүген очрашуга кадәр ИгорьОрлов җитәкчелегендәге делегация IT-паркта булырга өлгергән. Архангельски губернаторы Татарстан IT-паркының яңа технологияләргә генә түгел, шушындый яңа идеяләр инкубаторын төзү технологияләрен өйрәнү ягыннан да гаять кызыклы булуын белдерде. Биредә булганнан соң аңарда үзләрендә шуңа охшашлы күпфункцияле үзәк төзү идея барлыкка килгән. Ә Татарстанны, аерым алганда, Архангельски өлкәсендәге субъект һәм муниципалитетлар белән идарә, урман эшкәртү технологияләре буенча тупланган тәҗрибә кызыксындыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуда ике төбәктәге федераль университетлар – Казан (Идел буе) федераль университеты белән Төньяк (Артика) федераль университетлары арасында хезмәттәшлекне үстерү, студентлар, галимнәр алмашу кирәклеген дә искәртеп үтте.
Губернатор Игорь Орлов, үз чиратында, мәгълүмат технологияләреннән тыш, Татарстанның нефтехимия өлкәсендәге технлогияләрен үзләре өчен бик кызыклы, дип саный. “Әлеге технологияләрнең киләчәге зур. Безнең төньяк киңлекләр өчен бигрәк тә”, - ди ул. Өлкә Россиянең суднолар төзелеше буенча эре үзәге. Татарстанда да суднолар төзү предприятиеләре уңышлы гына эшләп килә. Губернатор Северодвинскида суднолар төзелеше кластеры төзелүен җиткерде. Аларны Татарстанда бу өлкәгә кагылышлы проектлау тәҗрибәсе, бездә җитештерелүче яңа материаллар, оптика продукциясе кызыксындыра.
Шушы теләк-ниятләрне тормышка ашыруда бүгенге очрашу соңында имзаланган икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек Килешүе ярдәмгә киләчәк. Әлеге документ конкрет чаралар планы белән ныгытылачак. Бүгенге очрашудан соң журналистлар белән булган әңгәмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, чаралар планы ике як тарафыннан да якын араларда эшләнеп, Татарстан делегациясенең Архангельскига җавап сәфәре вакытында имзаланыр дип көтелә. Килешү Архангельскида яшәүче милләттәшләребез белән багланышларны ныгытуга да ярдәм итәргә тиеш.
Губернатор Игорь Орлов җитәкчелегендәге Архангельски өлкәсе делегациясенең сәфәр программасында шулай ук “Химград” технополисында, “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ булу каралган.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз