Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Игорь Шувалов: “Казан Универсиадасында бөтен Россия тәкъдим ителергә тиеш”
2012 елның 11 декабре, сишәмбе
Россиянең барлык төбәкләре вәкилләре Казан Универсиадасы кунаклары булырга тиеш. Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Универсиаданың оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. РФ Хөкүмәте йортында узган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ спорт министры Виталий Мутко, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һ.б. катнашты.
Универсиадага әзерлекнең барышы хакында Виталий Мутко хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, Универсиадага әзерлек тәмамлану стадиясенә керә. Ул чыгышында җәйге студентлар спорты уеннарының төп датасын да атады. 2013 елның 15 маена барлык спорт объектлары Универсиада дирекциясенә кулланылышка тапшырылырга тиеш. Универсиада авылы спортчылар өчен 29 июньдә ачыла. 29-30 июнь көннәрендә анда Россия җыелма командасы урнашачак. Спорт ярышлары 5 июльдә башлана. Уеннарның рәсми ачылышы 6 июльгә билгеләнгән. Ярышлар 17 июльдә тәмамланачак, шул көнне Универсиаданы ябу тантанасы узып, Универсиада әләмен тапшыру булачак.
Виталий Мутко искәрткәнчә, хәзер Универсиада катнашучылары һәм кунаклары өчен визасыз режим будыруга әзерлек бара. Аларның исемлеге иртәрәк тәгаенләнәчәк, аларның барысы да Россиягә керү хокукын бирүче аккредитация узачак. Казан Универсиадасында 10 меңгә якын спортчы катнашачак. Ярышларны 32 спорт корылмасы кабул итәчәк. Тагын 17 корылмада күнекмәләр узачак. Универсиадада 2430 хөкемдар эшләчәк.
Виталий Мутко белдергәнчә, гомумроссия спорт федерацияләре алдына җыелма командаларны әзерләү һәм ярышларны, судьялар корпусын әзерләүдә актив катнашу бурычы куелган. “Алдыбызда ике бурыч тора. Аның берсе – Универсиаданы яхшы итеп уздыру, икенчесе – Россия җыелма командасының анда югары нәтиҗләр күрсәтүе”, -ди Виталий Мутко.
Министр бүген Игорь Шуваловка Универсиада медальләренең беренче тәҗрибә үрнәкләрен дә тәкъдим итте.
Беренче вице-премьер Игорь Шувалов Казан Универсиадасына Россиянең барлык төбәкләреннән студентлар сәфәрен оештыру тәкъдимен кертте. Аның фикеренчә, кунакларга ярышларны күзләргә генә түгел, Казан һәм Татарстанның истәлекле урыннары буенча экскурсияләр дә оештырырга кирәк. Шувалов студентларны Универсиада уты эстафетасына да җәлеп итүнең әһәмиятен ассызыклады. Россия буенча Универсиада уты эстафетасына 25 гыйнварда старт бирелә. Эстафетада барлыгы 13 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Универсиадага әзерлекнең барышы хакында сөйләде. “Әзерлек график буенча бара. Бу процесска республиканың һәм шәһәрнең барлык хезмәтләре җәлеп ителгән. Аларның эшчәнлеген коррдинацияләү өчен, ведомствоара чаралар планы һәм 15 эшче төркем формалашты”, - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов Универсиаданың төп спорт объекты - 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән яңа футбол стадионы төзелешенең киләсе елның 1 мартына тәмамланачагын хәбәр итте. Шулай ук “Казан” аэропортында яңа терминал төзелешенең тәмамлануын, иске терминалда төзекләндерү эшләре башлануын, аэропорттан вокзалга кадәр тимер юл тармагының әзер булуын һ.б. җиткерде. Президент метроның яңа 3 станциясенең киләсе елның маена әзер булачагын ышандырды. Республика башлыгы шулай ук Универсиадада иминлекне тәэмин итү, туклануны, медицина ярдәмен оештыру хакында да хисап бирде.
Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Универсиаданы мәгълүмат технологияләре белән тәэмин итү, телевизион трансляцияләр оештыруга тукталды. Телетрансляцияләрнең югары дәрәҗәдә оештырылачагын, моның өчен заманча күчмә телевизион станцияләр сатып алынуын җиткерде.
Игорь Шувалов 15 декабрьдә Казанга эш сәфәре белән киләчәк һәм Универсиаданы оештыру комитеты утырышын уздырачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз