Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Степашин Казанда Бадминтон үзәге төзелешенә старт бирде
2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Бадминтон үзәге төзелешенә старт бирелде. Спорт комплексы ташын салу тантанасында Рөстәм Миңнеханов катнашты. Дөньяда беренче Бадминтон үзәге Оренбург трактында Теннис академиясе янында төзеләчәк. Спорт комплексы 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасыннан соң файдалануга тапшырыла. Бадминтонны 2013 елгы Универсиада программасына кертү спортның бу олимпия төрен үстерүгә җитди этәргеч булды. Соңгы елда Татарстанда бадминтон белән шөгыльләнүчеләр саны 4 тапкыр арткан.
“Без һәрвакыт теге яки бу формада бадминтон уйнарга яраттык, әмма 3 яки 4 ел элек кенә җитди шөгыльләнә башладык”, - дип белдерде ТР Президенты тантананы ачканда. Бу спорт комплексы 2014 елда ачылырга тиеш, ул вакытта Казанда бадминтон буенча Ауропа чемпионаты узачак, дип билгеләп үтте ул.
Тантананы ачуга Рөстәм Миңнеханов белән тулы бер делегация килде. Алар – РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, РФ спорт министры урынбасары Павел Новиков, Россиянең илкүләм бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай, ТР вице-премьеры Әскать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һ.б. Шулай ук мәйданчыкка “Казан 2013” Башкарма дирекциясе волонтерлары белән эшләү департаменты вәкилләре һәм Татарстанның бадминтон буенча җыелма командасы спортчылары җыелды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.