Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Кече һәм урта бизнестан гайре республикабыз үсеше мөмкин түгел"
2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстанда Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе төзелүгә 10 ел. Шул уңайдан бүген “Корстон”да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында юбилей тантанасы үтте. “Әле кайчан гына ассоциация кечкенә генә берләшмә иде. 2002 елда ул оешкан чакта, аның составында нибары 5 фирма иде, беренче җыелышыбызда 20 кешенең катнашуын да яхшы хәтерлим”, -дип искә алды ассоциация президенты Хәйдәр Хәлиуллин. Бүген әлеге берләшмә әгъзалары булган кече һәм урта компанияләр саны 200 дән артып китә. Алар бизнесның барлык өлкәләрен: мәгълүмат технологияләре, юридик хезмәтләрдән алып, җитештерүгә кадәр колачлый.
Ассоциациянең партнерлары саны да меңнән артык. Бүген аның вәкиллекләре Татарстанның шәһәр-районнары белән генә чикләнми, вәкиллекләр Санкт-Петербургта да, Мәскәүдә дә, Ерак Көнчыгышта да, Төмән өлкәсендә дә, БДБ илләрендә, хәтта Франция, АКШ, Бельгия кебек ерак чит илләрдә дә эшли. Хәйдәр Хәлиуллин ассызыклаганча, узган 10 ел вакыт әле үсештәге тәүге баскыч кына. “Алда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән бәйле тагын да зуррак бурычлар тора”, -дип искәтте ул. Быел ассоциация бәйсез чит ил экспертлары тарафыннан Россиядә кече һәм урта бизнес өлкәсендә көчле һәм актив төбәк берләшмәләренең берсе дип табылган. Хәйдәр Хәлиуллин ассоциациянең бүген республиканың иҗтимагый һәм икътисади тормышында актив катнашуын ассызыклап, аның бизнесны үстерүгә кагылышлы мөһим закон чыгару инициативаларын да барлап үтте. Кече һәм урта бизнес предприятиеләре мәнфәгатьләрен кайгытудагы роленә тукталды. “Ассоциациянең соңгы елларда ирешкән уңышларына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның зур ярдәме тиде”, -ди ул.
“Илгә бүгенге көндә урта сыйныф җитми. Ә ул кече һәм урта бизнестан гыйбарәт”, - дип башлады үз чыгышын Президент. Кече һәм урта бизнесның бүген республика икътисадындагы өлеше әле 25 проценттан артмый. Президент искәрткәнчә, цивилизацияле илләрдә бу күрсәткеч 40-60 процентка җитә. “Бу – хәл итеп була торган бурыч. Моның өчен эзлекле рәвештә бу бурычка таба барырга кирәк. Кече һәм урта бизнес үзеннән-үзе генә үсә алмый,төрле шигарьләр белән сөйләү генә дә бурычларны чишми. Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен җитди инфраструктура, ярдәм, алар өчен дөрес уйлап эшләнгән салым ташламалары булдыру кирәк”, -ди ул. Республика башлыгы сүзләренә караганда, технопарк, технополис, Агропромпарк, Иннополис кебек бизнес өчен инфраструктура төзелеше белән бәйле проектларыбыз республикада бурычларны хәл итә. Мондый бурычны, гомүмән, ил күләмендә дә хәл итәргә кирәк, ди республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, урта сыйныф вәкилләре үз-үзләрен тәэмин итәрлек керем алып кына калмый, башкаларны да эш белән тәэмин итә, дәүләтнең нигезен тәшкил итә. “Дәүләт эшлекле , инициативалы, бүгенге көнгә һәм киләчәккә ныклы ышанычлары булган кешеләргә таянырга тиеш. Кече һәм урта бизнес чәчәк атканда, безнең икътисадыбыз да тотрыклы булачак”, -ди Президент.
Рөстәм Миңнеханов үз составында инициативалы, социаль актив эшмәкәрләрне берләштергән ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясен юбилейлары белән котлап, коллективка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова узган 10 ел вакытның иҗтимагый аң үсеше, бизнес белән хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзгәреше ягыннан әһәмиятле булуына игътибар юнәлтте. “Бизнесның бу чорда социаль җаваплылыгы тагын да артты”, дип саный ул. Парламент рәисе урынбасары кече һәм урта бизнеска кагылышлы бүген гамәлдә булган республика кануннары бизнес белән хакимият мөнәсәбәтләрен көйләүдә, бизнеска финанс ярдәме механизмнарын билгеләү ягыннан зур роль уйный, дип саный. Шул ук вакытта Римма Ратникова законнарның җитешсез якларына игътибар юнәлтеп,ассоциацияне аларны камилләштерүдә бергәләп эшләргә чакырды.
Юбилярны ТР Хөкүмәте исеменнән котлаган Премьер-министр урынбасары -сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үз чыгышында шушы дистә ел эчендә кече һәм урта бизнестагы сыйфат үзгәрешенә, аларның эшчәнлек өлкәләре киң җәюгә тукталды.
Соңыннан ассоциация әгъзаларына ТР Президентының Рәхмәт сүзе, “Фидакарь хезмәте өчен” медале, ТР Дәүләт Совтының һәм Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Казан Кремлендә Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Таҗикстан хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуы узды
Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Таҗикстан Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә - Россия Федерациясе һәм Таҗикстан Республикасы арасында Икътисадый хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия рәистәшләре очрашты. Очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
14
май, 2026 ел
Алексей Песошин белән Росаккредитация башлыгы хәләл өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач Хәләл индустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар. Чара KazanForum кырларында узды.
Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде
Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде. Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.
12
май, 2026 ел
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» ХVII халыкара икътисадый форумында 100дән артык дәүләт вәкиле теркәлде
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» ХVII халыкара икътисадый форумына 100дән артык дәүләттән катнашучылар теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм форумның оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз