Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Invest in Tatarstan халыкара кышкы форумының панель дискуссиясендә катнашты
2012 елның 14 декабре, җомга
Татарстан нефтьтән соңгы тормышын ничек күзаллый, төбәктә югары квалификацияле эшче кадрлар белән тәэмин ителештә нинди проблемалар бар, чит төбәкләр һәм илләрдән эшче куллар миграциясенә Татарстан җитәкчелеге нинди карашта, алга таба төбәктә инвестицион мохитне ничек яхшыртырга була? Татарстан белән эшләргә теләк белдергән инвесторларны кызыксындырган шушы сорауларны бүген “INVEST in TATARSTAN 2012” халыкара форумы кысаларында узган Панель дискуссиясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка модератор Ральф Сильва юллады.
Илдар Халиков ассызыклаганча, бүгенге көндә республиканың иктисады нефтькә генә бәйле дигән караш дөрес түгел. Инде хәзер үк яңа юнәлешләрне үстерү исәбенә нефтьнең икътисадтагы өлеше кими бара. Нефть химиясе җитештерү күләмнәре арта, машина төзелеше, мәгълүмат технологияләре үсеше һ.б. “Нефть белән бәйле булмаган секторларның елдан-ел үсешен күрәбез. Икенче яктан караганда, нефтьнең булуы да яхшы. Нефть чыгару республикада технопарклар, технополислар, махсус икътисади зоналар төзергә ярдәм итте”, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Икътисад өчен кирәкле югары квалификацияле кадрларга килгәндә, Хөкүмәт башлыгы бу проблеманың елдан-ел актуальләшүен яшерми. Елдан-ел югары технологияләр арткан чорда бу котылгысыз. Ул заман таләбен күздә тотып, бүген республикада федераль әһәмияттәге өч эре вузга Татарстан предприятиеләре белән тыгыз интеграциясен тәэмин итү өчен сизелерлек финанслар салынуын җиткерде. “Югары уку йортлары предприятиеләр өчен, беренче чиратта, квлификацияле белгечләр әзерләүче партнер. Шул ук вакытта предприятиеләр үзләрендәге укыту үзәкләре, комбинатларында белем бирүнең торышына игътибарны арттырырга тиеш”, - ди ул. Илдар Халиков шул ук вакытта югары әзерлекле кадрларны читтән җәлеп итүнең дә нәтиҗәле булуын искәртә. Моның өчен биредә алар өчен үзләре яшәгән төбәктән яхшырак шартлар булдырырга кирәк, шул ук вакытта миграциянең катгый җайга салынган булуы да зарур, - ди ул.
Инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, Татарстанда инвестицион мохитне тагын да яхшырту өчен, Илдар Халиков фикеренчә, инвесторларның ихтыяҗына шунда ук җавап бирергә өйрәнергә кирәк. Бу инфраструктура төзелешендә дә, иминлекне тәэмин итү эшендә дә чагылырга тиеш. “Моннан дистә ел элек инвесторлар иминлек мәсьәләсен күтәрә иде, без моны законнар белән тәэмин иттек. Аннан соң әзер мәйданнар булдыру таләбе барлыкка килде. Хәзер бездә “Алабуга” МИЗы гына түгел, индустриаль парклар, технопарклар челтәрләре барлыкка килде. Инфраструктура төзелеше дәвам итә. Соңрак инвесторлар белән тыгыз эшләүче, аларны безнең мөмкинлекләр белән якыннан таныштыручы структура- Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы барлыкка килде”, - ди ул. Аның фикеренчә, бүгенге форум да инвесторларга безнең мөмкинлекләрне, ә Татарстанга аларның яңа таләпләрен, ихтыяҗларын җиткерүгә зур өлеш кертә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз