Рөстәм Миңнеханов РФ Кораллы көчләр Генштабы җитәкчесе урынбасары Василий Смирнов белән очрашты

2012 елның 18 декабре, сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Кораллы көчләр Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе - РФ Кораллы көчләр Генераль штабы җитәкчесе урынбасары Василий Смирнов белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һ.б. катнашты.
Республика җитәкчелеге һәм Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә күп эш башкара, дип белдерде Василий Смирнов. “РФ Кораллы көчләр сафларына килүче сезнең егетләр республиканы лаеклы тәкъдим итә”, - диде ул.
Аннары очрашуда катнашучылар яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм армия яшендәге егетләрне РФ Кораллы көчләр сафларында хезмәт итәргә әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International