Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск системасы кертү турында бүген брифингта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Брифинг онлайн-трансляция режимында узды.
Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен сервис “Ак Барс Цифрлы технологияләр” компаниясе тарафыннан смс-хәбәрләр нигезендә булдырылды. Алар белән кәрәзле телефоннары булган барлык кешеләр файдалана ала.
Аның сүзлләренчә, бүген Татарстан Республикасы буенча системада 10 меңнән артык кеше теркәлгән. Сервисның гомуми смс-пропусклар бирү егәрлеге тәүлегенә 11 млн гаризаны эшкәртергә мөмкинлек бирә.
Пропускны активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк.
Ниндидер авырлыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, кайнар элемтә телефон номерына шалтыратырга мөмкин: 8-800-250-90-33. Смс-хәбәр җибәрү һәрвакыт бушлай.
“Системада бер тапкыр теркәлү җитә, икенче көндә яңадан теркәлү хәбәрен җибәрү кирәкми. Башка көндә әлеге хезмәткә сез хатны "цель" (максат) күрсәтеп кенә җибәрергә тиеш буласыз”, - диде Айрат Хәйруллин.
Өйдән чыгу өчен махсус рөхсәтне ничек алырга?
2590 номерына түләүсез смс-хәбәр җибәрәсез
Буш урын калдырмыйча түбәндәге текстны язасыз:
Теркәлү адресы# паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү
Җавапка уникаль теркәү коды белән смс-хәбәр киләчәк
Алга таба “Цель” сүзен язып һәм түбәндәге очракларның берсен сайлап өйдән чыгуның максатын күрсәтеп смс-текст җибәрәсез
Җавапка рөхсәт коды һәм өйдән чыгуның вакыты күрсәтелгән смс-хәбәр киләчәк. Бу код сезгә тәртип саклаучылар урамда туктаткан очракта күрсәтү өчен кирәк.
СМС-пропусклар алу өчен кодлар сәбәпләре:
Судка бару;
Балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, алып кайту;
Медицина яисә ветеринария оешмасына бару;
Туганын җирләүдә катнашу;
Паспорт алу яисә яңадан торгызу;
Дачага бару, кайту;
Кредит оешмаларына яисә почта бүлекчәләренә бару;
Авыру туганнарына дарулар һәм азык-төлек илтү, аларга ярдәм итү;
Яшәү урынын алмаштыру. Игътибар итегез: яңа урынга күченгәч яңа адрес белән кабат теркәлергә кирәк.
Айрат Хәйруллин белдергәнчә, әлеге хезмәттән Татарстан яшәүчеләре көненә ике тапкыр гына куллана алачак.