РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә чират вәзгыяте турында белдерде. Министр белдергән мәгълүматларга караганда, 1 декабрьдә 3-7 яшьлек 5,2 миллион бала балалар бакчасына йөри – бу гомуми санның 84,2 проценты. 504 мең бала чиратта тора. Д.Ливанов белдергәнчә, 2013 елның беренче ярты елында 165 мең бала урынлы булачак, 2013 ел ахырына кадәр – тагын 276 мең.
Ольга Голодец мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә урын ихтыяҗын мөмкин кадәр алдан планлаштыру кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына төбәкләр белән бергә 1 мартка кадәр киләчәктә барлык факторларны да исәпкә алып, урын кытлыгы буенча анализ ясауны йөкләде.
Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко грипп буенча эпидемия вәзгыяте турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта РФ нең 6 субъектында гына күрсәткечләр эпидемия бусагасыннан югары. Мондый түбән саннар - вакцинацияләү нәтиҗәсе. Г.Онищенко мәгълүматларына караганда, Россиядә 37 миллион кеше прививка ясаткан – бу һәр дүртенче россияле дигән сүз.
РФ вице-премьеры Ольга Голодец яңа ел алдыннан Роспотребнадзор һәм төбәк хакимиятләреннән балалар һәм социаль учреждениеләрдә, шулай ук яңа ел бәйрәмнәрендә кешеләр күпләр җыела торган учреждениеләрдә куркынычсызлык мәсьәләсенә игътибар юнәлтүне сорады.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.