Рөстәм Миңнеханов: “Кадрлар резервы”н тәмамлаучылар дәүләт хезмәтеннән тыш, үзләрен башка мөһим юнәлешләрдә дә сыный ала”

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

“Республиканың, илнең киләчәге профессионаллардан тора. Сезнең һәркайсыгыз кимендә бер, ә иң яхшысы, берничә юнәлештә яхшы белгеч булырга тиеш”. “Кадрлар резервы” республика проектының төрле еллардагы финалистлары һәм быелгы катнашучылары белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган бүгенге очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты. Анда сәләтле яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, министрлык-ведомстволарда практика узуның барышы, проектта катншучыларны эшкә урнаштыру белән бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Татарстанда “Кадрлар резервы” проекты 2009 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Аның максаты – яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм студентлар үзидарәсе органнары лидерларын укыту, аларга белем һәм күнекмәләрен куллану өчен тиешле шартлар тудыру, идарәче кадрлар резервын әзерләү.
Узган 3 ел дәвамында әлеге проектның төрле этапларында 700 дән артык егет һәм кыз катнашып, шуларның 52 се финалга уза алды. Аларның бүген күбесе дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, сәнәгать, коммерция секторында уңышлы гына эшләп килә. Быел июнь аенда дүртенче тапкыр старт алган проектка 1500 заявка алынып, 150 егет һәм кыз анда катнашу хокукын алган.
“Кадрлар резервы” проекты координаторы Виктория Черкасова билгеләп узганча, проектның уңышы -аның катнашучылары уңышы. Моны вакыт раслап килә. Проектның беренче елында катнашучылар бүген үзләре инде конкурсантларга дәресләр бирә. “Башка төбәкләр яшьләр өчен социаль “лифт” формалаштыру турында әле сүз генә алып бара, ә бездә инде ул бар”, -ди координатор. Бу фикерне “Кадрлар резервы”ның элеккеге чыгарылышлары вәкилләре дә куәтләде, Президентка үз теләк-тәкъдимнәрен дә ирештерде.
“Кадрлар резервы”ның 2011 елгы финалисты Регина Шайдуллина, мәсәлән, ТР Юстиция министрлыгында практика узу чорында туган тәкъдимнәрен ирештерде. “Гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертеләгәннән соң, закон үзе кабат басылмый, ә аңа кертелгән үзгәрешләр генә дөнья күрә. ТР Юстиция министрлыгына законнарның төзәтүләрдән соң тулы вариантын республиканың хокукый мәгълүмат банкында тулысынча бастырып чыгару вәкаләтен бирү кирәк”, -дигән фикердә ул.
Рөстәм Миңнеханов моның өчен электрон база булдырырга, законнарның тулы исемлеген бирергә, уңайлык өчен үзгәрешләрне аерым төс белән кертергә, кирәк дип исәпли. Президент ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Юстиция министрлыкларына регламент булдыру бурычын йөкләде.
2011 елгы чыгарылыш вәкиле Венера Давыдова бүген инде Мамадыш районы хакимиятендә эшли. Ул Президентка үзенең районда халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр челтәрен төзү проектын бәян итте. Аның сүзләренә караганда, район үзәгеннән 60-70 км ераклыкта урнашкан авыллар бар. “Авыл халкына ниндидер хезмәт өчен район үзәгенә кайвакыт шулкадәр араны узып 4-5 тапкыр килергә кирәк. Күпфункцияле үзәкләр булдыру аларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү эшен җиңеләйтер иде”, -ди ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген заман бик тиз үзгәрә. Аның фикеренчә, тагын 5 елдан мондый күпфункцияле үзәкләргә дә сорау булмаячак. “Хәзер бар җирдә дә электрон мәгълүмат алмашу бара. Барлык документлар электрон формада тутырыла. Заявкаларны да электрон формада бирәләр. Универсаль шәхси карта гамәлгә кертелгәч, кеше өйдән дә чыкмый дәүләт хезмәтләре ала башлый”, -ди ул. Республика башлыгы шушы перспективаны күздә тотып, Татарстанның мәйданы буенча иң зур районы булган Мамадышны авыл районнарында электрон мәгълүмат алмашу буенча пилот проекты итү тәкъдимен кертте. Ә инде өлкән яшьтәге гражданнарга кыен булырга мөмкин дигән фикер белән Президент килешергә теләми. Аның белдерүенчә, өлкән буын вәкилләре “Компьютерный ликбез” проектында катнашып, компьютер телен уңышлы үзләштерде, алга таба да аларны курыкмыйча өйрәтергә була.
“Кадрлар резерв”ын 2010 елда уңышлы узып, бүген ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының Гражданлык җәмгыяте институтлары белән багланышлар идарәсендә эшләүче Айдар Акмалов очрашуда проект финалистларын эшкә урнаштыру мәсьәләсен күтәрде. “Кадрлар резервы”н Айдар белән бер вакытта узган Катя Скачкова да шушы мәсьәләгә игътибар юнәлтте. Аның белдерүенчә, проектны тәмамлаучыларга бирелә торган сертификат кына аларның соңрак министрлык-ведомстволарга эшкә урнашуын тулысынча гарантияли алмый. Ул министрлык-ведомстволарда практика узу вакытын эштә сынау срогына тәңгәлләштерергә кирәк, дип саный. Шулай ук дәүләт хезмәтенә алу өчен зур һөнәри таләпләр куелуын, аттестация комиссиясе аша узарга кирәклеген дә җиткерде. Аның фикеренчә, Президент һәм Премьер белән мондый очрашуларда катнашу комиссияне уңышлы узуга ярдәм итсә әйбәт булыр иде.
Президент белдерүенчә, болай караганда финалистларны министрлыкка эшкә алдыруның бер кыенлыгы да юк. Ләкин “Кадрлар резервы”н тәмамлаучылар үзләренең бәяләрен белеп, потенциалларын дөрес күзаллый алырга тиеш. “Сез ниндидер өлкәдә югары квалификацияле белгеч булып уңышка вуздан соң ук түгел, ә тәҗрибә туплап кына ирешә аласыз. Баштагы 1-2 елда төрле вазифаларда эшләп, тәҗрибә туплаудан курыкмаска кирәк”, -дип ассызыклады республика башлыгы. “Сез үз бәягезне үзегез белеп бетермисез әле”, -дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга.
Аның фикеренчә, “Кадрлар резервы”н узучылар киләчәктә бары дәүләт яки муниципаль идарәдә генә эшли ала дип уйлау дөрес түгел. Алар бүген дәүләт хезмәтеннән тыш, Смарт Сити-Казан, Иннополис, Универсиада кебек башка мөһим юнәлешләрдә дә үзләрен сыный ала. Быелгы катнашучылар Универсиадага әзерлек чараларына җәлеп ителгән инде. Сәләтле яшьләр өчен тиешле мохит булдыру мисаллары арасыннан Президент IT-паркны да атады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, элегрәк кадрларга эшкә сәләт һәм активлык төп таләп итеп куелса, бүген телләрне белү дә алгы планга чыга. “Моннан тыш, сезнең актив булуыгыз, җиңел аралаша алуыгыз гына җитми, яхшы белгеч булуыгыз да кирәк. Кешене җитәкче итеп ясап булмый. Аның яхшы һөнәре булырга тиеш. Белгечлеге күбрәк булган саен, аңа сорау зуррак була. Беркайчан да бу эш миңа туры килми, дип уйламагыз. Әгәр эшен намуслы итеп башкара икән, кеше һәр төрле урында үзен күрсәтә ала”, -дип искәртте республика башлыгы. Президент “Кадрлар резервы”н тәмамлаучыларның һәрвакыт Хөкүмәтнең күз уңында булуын, аларның язмышын күзәтеп бару, “Алгарыш” кебек мөһим программаларда катнашыру кирәклеген ассызыклады. Сезнең теләк-гозерләр исәпкә алыначак, дип ул бүгенге ачыктан-ачык сөйләшүдә катнашулары өчен яшьләргә рәхмәт белдерде.
Очрашу соңында аларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International