Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков: Быел санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә гражданнарның күпләп җыелуыннан башка гына чистартырга кирәк булачак

2020 елның 11 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык уздыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, санитар-экологик ике айлык 1 апрельдә башланып китте.

«Республикадагы махсус санитар-экологик режим тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үзгәрешләр кертте», - диде министр.

Ике айлык башланганчы, республика муниципалитетлары, министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары оештыру әзерлеген уздырдылар.

«Табигатьне саклау өлкәсендә төп ярдәмчеләр республика территориясендә яшәүче кешеләребез, волонтерлар, җәмәгать оешмалары активистлары булды. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә территорияләрне гражданнарның күпләп җыелуыннан башка гына чистартырга кирәк булачак», диде Александр Шадриков.

Бүген халык белән кара-каршы элемтә оештырылган. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре оператив рәвештә карала. Моның өчен электрон сервислар эшли: гражданнар мөрәҗәгатьләрен дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша кабул итү, «Кайнар линия» аша шылтыратулар кабул итү, «Халык контроле», «Мәктәп эко-патруле» системалары аша, шулай ук социаль челтәрләр аша – хәбәрләр. Татарстан Республикасы Экология министрлыгы хезмәткәрләре урыннарга баралар, хокук бозуларны теркиләр һәм штрафлар салу турында күрсәтмә чыгаралар.  

Федераль һәм төбәк юллары кырыйларында да чисталык урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International