Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бүген татар жыры тантана итте: татар эстрадасы тормышында ел дәвамында көтеп алына торган иң кәттә җыр бәйрәме – “Татар җыры-2012” телевизион эстрада фестивале, Айдар Галимов җырындагыча бер мизгел кебек үтте дә китте. Шулай итеп, бүген татар эстрадасы йолдызлары ел азагында зур сәхнәдә сынау тотып, агымдагы елда иң зур популярлык казанган җырчылар һәм җырлар игълан ителде. Фестивальне тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды.
Әйтергә кирәк, дүрт сәгатькә якын вакыт дәвам итүче бу фестивальнең абруйлы булуында инде шикләр калмады. Татар эстрадасына гашыйклар, билетларның уртача бәясе 4,5 мең сум булуына карамастан, Яңа ел алды чыгымнарына да күз йомып, концертка керү хокукын бирүче билетларны бер ай алдан ук кулга төшерергә ашыкты. Шулай да шыгрым тулган залны утыручылар гына түгел, аягүрә басып тамаша кылучылар да тәшкил итте. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, алдагы елларда фестивальгә килеп җыр дөньясында ләззәтләнеп утыручы тамашачының иң бәхетле тамашачы булуына кат-кат басым ясалса да, быел башкаларга да концертны соңрак, күпмедер вакыт узгач кына түгел, ә турыдан-туры трансляциясен TMTV татар музыкаль телевидениесе аша карау бәхете тәтеде.
Матбугат конференциясендә вәгъдә ителгән фестивальнең алып баручыларына кагылышлы сюрприз да аңлашылды кебек. Ул да булса, “Татар радиосы” диджейлары Айваз һәм Гөлназ Сәфәрованың электросамокат – сегвейга басып сәхнәгә чыгуы. Шоу-бизнеска чагыштырмача күптән түгел генә үтеп кергән диджей Айвазның зур сәхнәгә алып баручы сыйфатында чыгуында тәүге адымнар атлавына да ишарә ясалды. Быел алып баручыларны да парлап-парлап төрләндереп мәшакатьләнмәгәннәр, кич буе тамашачыларга җырчыларны нәкъ менә Айваз һәм Гөлназ тәкъдим итте.
Быелгы фестиваль барышында алдагы елларда чыгыш ясаган таныш җырчылардан тыш, тагын 10 яңа лауреат исемен дә ишетергә туры килде. Шулай итеп, барлыгы 24 лауреат “Барс-Медиа” дипломы һәм төп приз – алтын, көмештән коелган, ике күзе бриллианттан ясалган, бәясе 150 мең сумга якын "алтын барс" сыны белән бүләкләнде. Әлеге бүләкләрне җырчыларга фестивальнең партнерлары һәм иганәчеләре тапшырды. Фонограммага чыгыш ясаучыларның, җырларын тере тавыш белән башкаручылар нисбәтендә берән-сәрән генә булуын да билгеләп узу кирәктер.
Концерт ир-ат җырчылар арасында иң яхшы видеоклип хуҗасын сәхнәгә чакыру белән ачылды. Әлеге номинациядә “Син минем янымда” җыры белән татар эстрадасы үрләрен әле яулый гына башлаган яшь җырчы Ранил Нуриев җиңүгә лаек булды. Хатын-кызлар арасында җырчы Гөлназ Солтанова иң яхшы клип төшергән дип саналды. Аның “Сагыну” җырына төшерелгән клибында, сагыш хисе чыннан да эчкерсез чагылдыруын танырга кирәк. Хатын-кыз җырчылар арасында “Иң яхшы бию проекты” номинациясендә, исеме татар тамашачысына шулай ук быел гына ишетелгән Индива “Мизгелләр” җыры белән җиңү яулады. Ир-атлар арасында, әлбәттә инде, дәрте ташып торучы Мөнир Рахмаевка тиңнәр булмавы көн кебек ачык иде. Күбрәк алкышлар сорап, Мөнир тамашачы алдында тезләнде хәтта. “Иң яхшы дуэт” номинациясендә “Җаным” җыры белән Рафаэль һәм Динә Латыйповлар җиңүгә иреште. Аларның урта буын вәкилләре булуына карамастан, икесенең дә зәвыклы төстә яшьләрчә киенергә тырышып, сәхнәгә джинс чалбарлардан чыгуына күз төште.
“Иң яхшы альбом” номинациясендә “Тормыш китабы” альбомы белән Ринат Рәхмәтуллин игълан ителде. Бүген дә ул тамашачыга шул ук исемдәге җырын бүләк итте.
Тамашачы мәхәббәтен быел автор башкаручы Илназ Баһ казанган, бүген ул “Яныңа барам әле” җырын башкарды. Эльмира Сөләйманованың “Күңел кошым” жыры исә “2012 нче елның иң популяр җыры” номинациясендә җиңү яулады. Бу җырчының беренче барс сыны, соңгысы булмасын дип өметләник. Ир-ат җырчылар арасында иң популяр җыр башкаручысы булып, Фирдус Тямаев аталды. Фестивальнең тәнәфестән соң икенче өлешен “Дусларга” җыры белән ачып җибәреп, ул концертның беренче өлешендә хакимлек иткән пассив залга гүя җан өрде. Фирдус тамашачы күңелен көр тавышы белән генә түгел, җырын татар-башкорт дәртле бию хәрәкәтләре белән үреп баруы белән дә яулады. Үзен уятып, дәрт ялкыны өстәгәненә рәхмәт җиткерергә теләп, тамашачылар аны көчле алкышлар белән озатты.
TMTV каналының махсус бүләге “Көтәм”җыры өчен Ленар Сәйфиевкә тапшырылды. “Кабатланмас тавыш” номинациясендә Вәсилә Фәттахова җиңүгә иреште. Бүген ул тәбрикләүче тарафыннан болында үзгә булып, аерылып күзгә ташланып торучы чәчәккә тиңләштерелде.
“2012 нче елның иң яхшы хиты” номинациясендә Иркәнең “Карлыгачта хәбәрем юк” җыры кайнар хит булып билгеләп үтелде. Үзенчәлекле моң иясе булып, Нәфкать Нигъмәтуллин танылды. Бүген ул тамашачыга “Күзләрең сирень төсле” җырын бүләк итте.
“2012 нче елның музыкаль ташкыны” номинациясендә җиңү “Гомер үтеп бара “җыры өчен Ильмира Нәгыймовага бирелде. Аны фестивальнең партнеры саналган “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский тәбрикләде. “Татар җыры” бәйрәме белән котлыйм” дип татарча мөрәҗәгать итеп, ул “Татар җыры” брендының тотрыклылыгын билгеләп узды һәм татар җырына тугры кала белгән тамашачыга рәхмәтен җиткерде.
Гүзәл Уразова “Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә” дигән җыры белән “Татар радиосы”ның махсус бүләгенә лаек булды. “Татар радиосы” тапшырулары редакторы Ризәлә Исмәгыйлева Гүзәл Уразованың җырлары радиодан бик еш соралуын ассызыклап үтте.
“90 нчы еллар хиты” номинациясендә Зөфәр Билаловның “Үтмә яшьлек” җыры яңгырады. “Телевизион тамашачы мәхәббәте” номинациясендә “Яра” җыры белән Алинә Сафиуллина җиңүгә лаек булды. Ул башкалардан аермалы буларак, җыр авторларын атап узып, Альфред Якшимбетов һәм Рөстәм Закуановка рәхмәтен белдерде. Быелгы хит-парадлар баскычында исә “Ак шомырт, ак сирень” җыры белән өске урыннардан төшмәгән Ришат Фазлыәхмәтовка тиңнәр табылмаган. “2012 нче елның иң популяр җырчысы” номинациясендә Раяз Фасыйхов җиңүче дип игълан ителде. Бүген ул агымдагы елда популярлык казанган “Тукта вакыт бер минутка” җырын башкарды. Раязның бу бишенче барс сыны икән.
Иң күп “барс”лар хуҗасы Салават быел ир-ат җырчылар арасында “Халык мәхәббәте” номинациясендә лауреат булды. Татар эстрадасы метросы Зәйнәп Фәрхетдинова исә шушы ук номинациядә хатын-кыз җырчылар арасында өстен чыкты. Татар эстрадасының примадоннасы дип игълан ителгән Хәния Фәрхи бу юлы да “барс”сыз калмады. “90 нчы еллар хиты” номинациясендә Хәния Фәрхи “Онытылыр димә” җыры белән чыгыш ясады.
Айдар Галимов “Иң яхшы жыр театры” номинациясендә лауреат исемен яулады. “Татар җыры” фестивалендә шушы сәхнәгә 13 нче ел рәттән чыгуым булса да, һаман дулкынланам, бүгенге дулкынлану хисе аеруча көчле”, дип, Айдар Галимов фестивальнең гомерле булуын теләде.
Фестивальнең кульминациясе – “Ел ачышы-2012” номинациясе концерт программасына нокта куйды. “Яшә җирдә эз калдырып” җыры белән Мәскәү егете Айрат Сафин сәхнәгә чыкты.
Фестиваль “Татар җыры” гимны белән ябылды.