Мәскәүдә мөфти Равил Гәйнетдин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил хәзрәт Гәйнетдин белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә, Россия мөфтиләр Советында үтте.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Төп мәчете төзелеше барышы белән танышты, ул мәчет интерьерларының сәнгатьчә бизәлешенең нинди булачагы турында кызыксынды. Мөфти Равил Гәйнетдин хәбәр итүенчә, Мәскәүнең Төп мәчете иске бинаның интерьеры традицияләрен дәвам итеп эшләнеләчәк, татар орнаментларын файдалану да ниятләнелә.

Алга таба мөфтинең эш бүлмәсендә әңгәмә булды, аның барышында мөселман дини оешмалары эшчәнлеге, дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре үсеше, урыннарда татар мөселман оешмаларына ярдәм итү темаларына кагылдылар. Очрашуда катнашучылар дини өлкәне гармониядә үстерү өчен, югары квалификацияле кадрлар тәрбияләүнең һәм әзерләүнең һәм хакимият органнары һәм дини оешмалар арасында конструктив диалогның кирәклеге турындагы фикердә калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International