Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда табибка бару өчен, кәрәзле телефон аша язылып булачак
2012 елның 25 декабре, сишәмбе
Бүген ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм сырхауханәләрдәге терминаллар аша 120дән артык филиалы булган 80нән артык дәвалау-профилактика учреждениеләрендәге табибка бару өчен язылырга мөмкин. Киләсе елда февральдән бу сервистан мобиль кушымталар яки инфоматлар аша файдаланырга була. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Ул электрон хезмәтләрнең перспектив үсеш юнәлеше – аларны кәрәзле телефоннардан алу, дип әйтте. “Бурыч- гражданнар өчен кулай вакытта һәм төрле урында электрон хезмәтләрне алуны уңайлы итү”, - дип ассызыклады ведомство башлыгы. Быел iOS операцион системасы белән эшли торган кәрәзле кушымта эшләнгән. Аның сүзләренчә, киләчәктә кәрәзле кушымталар аша автомобильнең кая эвакуацияләнүен белеп, яки машина кую урынын броньлап булачак.
Татарстан халкы инфоматлар белән дә актив эшли – аларга түләүләрнең якынча 60 проценты туры килә.
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында сөйләгәндә, Роман Шәйхетдинов бүген анда 138 электрон сервис тәкъдим ителүен билгеләде. Үткән ел белән чагыштырганда, порталга керү 1,5 тапкырга арткан, 2012 нче елда якынча 9 миллион кеше кергән.
Моннан тыш, быел ТРда 16 млн. хезмәт күрсәтелгән (2011 нче елда - 11 млн.).
Быел кертелгән яңалыклар арасында – яңа шәхси кабинет, ул кәрәзле телефон номеры буенча теркәлергә мөмкинлек бирә. Хәзер 240 меңнән артык кулланучының үз шәхси кабинеты бар. Моннан тыш, теркәлгәннәр өчен яңа мәгълүматлаштыру функциясе бар. “Бу сайланган хезмәт буенча автоматик рәвештә мәгълүмат бирүне күзалдында тота торган уңайлы функционал”, - дип ачыклык кертте министр, мәгълүматның элетрон почтага яки SMS-хәбәр аша килә алуын әйтте.
Иң киң таралган автоинформерлар – мәктәптә өлгереш, юлда йөрү тәртибен бозганга, штрафлар, агымдагы керемнәрнең хәле һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре буенча хисап балансы.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз