ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров 2020 елның беренче кварталында терлекчелек үстерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте

2020 елның 25 апреле, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елның беренче кварталында терлекчелек үстерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бөтен категориядәге хуҗалыкларның җитештерү күрсәткечләре күбесенчә уңай. Агымдагы елның өч аенда 130 мең тонна ит һәм кош ите үстерү планлаштырылган иде. Нәтиҗәдә - палан 1 %ка артык та башкарылган. 

Сыер ите буенча 21 район күрсәткечләргә ирешмәгән. Төп сәбәп, министр фикеренчә, терлек җитәрлек дәрәҗәдә азык белән тәэмин ителмәгән, шуңа да тәүлегенә уртача авырлыгы арту күрсәткече түбән булган. 

"Терлекне симертү өчен ачык мәйданчыклар төзү кирәк. Безнең алдынгы технологияләр, тәҗрибә бар. Әйтик, Буа районындагы "Авангард" ҖЧҖ. Әле бит ит терлекчелеген үстерүгә дәүләт ярдәме дә бар. Бу 240 баштан та ким булмаган очракта, федераль бюджеттан произодствога чыгымнарны 25 % күләмендә кайтару"". 

Агымдагы елның беренче кварталында сөт җитештерү үсеше - 2,6%. Өч айда савылган сөтнең тулаем күләме - 440 мең тонна. 43 районның ундүртендә сөт саву күләме кимегән. 

Министр Теләче районында сөт терлекчелеге өлкәсендә оештырылган нәтиҗәле эшне үрнәк буларак китерде.  

"Республикада Россия сөтенең иң күп өлеше җитештерелә. Әмма сыерларның продуктивлыгы буенча без әлегә бары 41 урында. ИФОнда - 14 төбәк арасында 9 урында, - диде Марат Җәббаров. - Республиканың 43 районыннан бары унысы гына республикадагы уртача дәрәҗәдән артык савалар, ә уртача күрсәткеч - 17 кг.".

Бөтен категориядәге хуҗалыкларда былтыр 23 меңнән артык терлек башын югалттык, шул исәптән 10 мең сыер, диде министр.  

Марат Җәббаров сүзләренчә. Алабуга районында яңа инвесторны бик вакытлы җәлеп иттеләр. Удмуртиядән "МИР" ҖЧҖ май аенда 1600 башка исәпләнгән сөт комплексын төзи башларга планлаштыра. 

Министр район башлыкларына вәзгыятьне анализлап, әлеге тискәре хәлдән чыгу өчен юл картасын әзерләргә йөкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International