Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Халиков: “Башлыклары фермага иртәнге 5-6 ларда килә торган районнарда, савым үсеше 20 процентка җитә”
2013 елның 5 гыйнвары, шимбә
2012 елда республиканың терлекчелек тармагындагы төп күрсәткечләр хакында бүген ТР Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хисап тотты.
Аның сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда 330 мең тонна ит җитештерелгән. 2011 ел белән чагыштырганда, үсеш 12 процент тәшкил иткән. Иң зур үсеш – кош итен җитештерүдә (19 процент). Дуңгыз ите җитештерү 12 процентка арткан. Ел дәвамында дуңгызлардан -1 млн баштан артык, мөгезле эре терлектән 280 баш токым алынган.
Министрның беренче урынбасары, шул ук вакытта, сөт җитештерүнең беркадәр кимүен ассызыклый. Узган ел дәвамында 1,18 млн тонна сөт савылган, бу, 2011 елга караганда, 1 процентка кимрәк. Узган елның декабрь башында республика киңәшмәләренең берсендә ТР Президенты кайбер районнарда сөт җитештерүнең сизелерлек кимүен тәнкыйть утына тоткан иде. Шуннан бирле вазгыять беркадәр уңай якка үзгәргән. М.Нуретдинов сүзләренә караганда, бүген Татарстанда тәүлеклек савым күләме 2858 тонна тәшкил итә. Декабрь башы белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 12,5 тоннага арткан. Ләкин узган елның шул чорына караганда ул 30 тоннага азрак.
Киңәшмәдә вазгыятьне ТР Премьер-министры да шәрехләде. “2012 елның гомуми нәтиҗәләре начар түгел. Ел азагы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Президентның район башлыкларын фермаларда ешрак булырга чакыруын башлыкларның күбесе дөрес аңлаган. Район башлыклары үзләре шәхсән булган урыннарда икенче тәүлектә үк савым күрсәткечләре арткан. Бу турыдан-туры ничек тәэсир иткәндер, белмим, ләкин факт факт булып кала: зур активлык күрсәткән, башлыклары иртәнге 5-6ларда фермага килүче районнарда декабрь йомгаклары буенча савым күләме 20 процентка арткан. Урыннардагы турыдан-туры эш нәтиҗә биреп кенә калмый, ул сыйфатка ирешүнең бердәнбер ысулы да”, -дип билгеләп үтте И.Халиков.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз