Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры һәм Таиланд Корольлегенең сәүдә министры белән очрашуда катнашты
2013 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Рспубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Таиланд Корольлеге сәүдә министры Боонсонг Терияпиром белән очрашуда катнашты. Очрашу Бангкокта Таиланд Корольлегенең сәүдә министрлыгында үтте. Җитәкчеләр Россия Федерациясе белән Таиланд Корольлеге арасында һәрьяклы хезмәтәшлек урнаштыру белән беррәттән Татарстан Республикасы һәм Таиланд арасында да хезмәтшлек итү турында ассызыклап үттеләр.
Очрашу барышында Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Таиланд Корольлегенә хезмәттәшлек итү максатыннан җитештергән продукциясен тәкъдим итә алуларын белдерделәр. Киләчәктә Татарстан нефтехимия, машина төзелеше (авыр-йөк транспортын җитештерүче “КАМАЗ” ААҖ) һәм суднолар төзү (Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында җитештерелгән тиз йөрешле А145 пассажир суднолары) тармагында хезмәттәшлек итәргә мөмкин.
Таиланд Корольлеге сәүдә министры Боонсонг Терияпиром 2012 елда Татарстан башкаласы Казанда узган АТЭС чарасында алган уңай тәэсирләре белән дә уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең рәсми делегациясе составында Таиланд Корольлегендә булды.
Россиянең рәсми делегациясе Россия-Таиланд катнаш комиссиясе рәистәшләре белән ике яклы хезмәттәшлек итү буенча сөйләшүләрдә катнашу өчен килделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз